Кемерово өлкәсе
|
||||||||||||||||||||||||||
Кемерово өлкәсе (рус. Кемеровская область) — Русия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.
Административ үзәге — Кемерово шәһәре.
Эчтәлек |
География [үзгәртү]
| Як | Регион |
|---|---|
| Төньяк | Томск өлкәсе |
| Көнбатыш | Новосибирск өлкәсе |
| Көньяк-көнбатыш | Алтай крае |
| Көньяк | Алтай Республикасы |
| Көнчыгыш | Хакасия |
| Төньяк-көнчыгыш | Красноярск крае |
Өлкәнең зур өлешне Кузнецк казанлыгы били, көнбатышта — Салаир сырты, көнчыгышта — Кузнецк Алатау, көньякта — Таулы Шория урнаша. Өлкәнең көньяк-көнчыгышта Алтай тавы тармаклары урнашалар; иң бөек ноктасы — Верхний Зуб тавы (2178 м).
Төп елгалар — Томь, Иня, Кия, Яя.
Файдалы казылмалар: таш күмер, көрән ташкүмер, тимер рудасы, полиметалл рудасы, алтын, фосфоритлар, төзү ташы, һ. б.
Кемерово өлкәсе континенталь климат зонасында урнаша. Гыйнварның урта температуралар —17...—20 °C, июльнең урта температуралар +17...+18 °C. Уртача еллык явым-төшем күләме — 300(тигезле районнарда)-1000 (таулы районнарда) мм.
Туфраклар — кәсле-көлсу, кара туфрак.
Тарих [үзгәртү]
Борынгы торучы халыклар — себер татарлары, шорлар һәм телеутлар. 1618 елдан хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясендә руслар урнаштырыла башлаганнар, Кузнецк острогы төзелә. 1721 елда руданы эзләүче Михайло Волков хәзерге Кемерово районында беренче күмер чыганакны таба. 1804—1925 елларда хәзерге Кемерово өлкәсенең территориясе Томск губернасы состаына булган. XX гасырның башында металлургия һәм күмер предприятиеләр төзә башланалар. 1943 елның 26 гыйнварында ССРБ Югары Советының Указы белән Кемеров өлкәсе оештырыла.
Икътисад [үзгәртү]
Өлкә территориясендә күмер сәнәгате зур үсеш алган, аның төп үзәкләре — Прокопьевск, Междуреченск, Белово, Берёзовский, Кемерово, Новокузнецк, Осинники, Ленинск-Кузнецкий, Киселевск, Беловский, Кемеровский, Новокузнецк һәм Прокопьевск районнар. Регионның көньягында металлургия һәм тау-чыгару сәнәгате зур үсеш алган (Новокузнецк, Таштагол). Шулай ук өлкәдә машиналар төзү (Юрга, Анжеро-Судженск, Новокузнецк, Кемерово, Киселевск) һәм химия сәнәгате бар.
Транспорт [үзгәртү]
Тимер юл транспорты [үзгәртү]
Себер аша магистрале, Төньяк Себер тимер юлының Төньяк Кузбасс тармагы.
Автомобиль транспорты [үзгәртү]
М53 «Байкал» магистрале (Новосибирск (Томск) — Кемерово — Красноярск — Иркутск)
Административ-территориаль бүленеш [үзгәртү]
Шәһәр округлары: (картада кызыл нокталар белән билгеләнгәннәр)
|
|
|
|
Районнар:
- Юрга районы
- Яшкино районы
- Яя районы
- Ижморский районы
- Мариинск районы
- Тяжинский районы
- Верх-Чебула районы
- Тисуль районы
- Крапивинский районы
- Кемерово районы
- Топки районы
- Промышленная районы
- Ленинск-Кузнецкий районы
- Гурьевск районы
- Белово районы
- Новокузнецк районы
- Прокпьевск районы
- Таштагол районы
Халык [үзгәртү]
Себер регионнары арасында Кемерово өлкәсендә иң югары халык тыгызлыгы — 28,9 кеше/км².
| Милләт | 1959[2] | 1970[3] | 1979[4] | 1989[5] | 2002[6] |
|---|---|---|---|---|---|
| руслар | 2 386 468 (85,7 %) | 2 596 453 (89,0 %) | 2 670 256 (90,3 %) | 2 870 125 (90,5 %) | 2 664 816 (91,9 %) |
| татарлар | 67 382 (2,4 %) | 69 309 (2,4 %) | 64 817 (2,2 %) | 63 116 (2,0 %) | 51 030 (1,8 %) |
| украиннар | 109 544 (3,9 %) | 71 743 (2,5 %) | 62 373 (2,1 %) | 65 245 (2,1 %) | 37 622 (1,3 %) |
| алманнар | 65 041 (2,3 %) | 52 155 (1,8 %) | 47 040 (1,6 %) | 47 990 (1,5 %) | 35 965 (1,2 %) |
| чуашлар | 36 173 (1,3 %) | 31 387 (1,1 %) | 26 052 (0,9 %) | 24 372 (0,8 %) | 15 480 (0,5 %) |
| шорлар | 13 670 (0,5 %) | 14 059 (0,5 %) | 12 767 (0,4 %) | 12 585 (0,4 %) | 11 554 (0,4 %) |
| барлык | 2 785 906 (100,0 %) | 2 918 353 (100,0 %) | 2 958 429 (100,0 %) | 3 171 134 (100,0 %) | 2 899 142 (100,0 %) |
Торак пунктлар [үзгәртү]
| Урын | Шәһәр | Халык саны | ||||||||
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | Новокузнецк | 547 885 | ||||||||
| 2 | Кемерово | 532 884 | ||||||||
| 3 | Прокопьевск | 210 150 | ||||||||
| 4 | Междуреченск | 101 995 | ||||||||
| 5 | Ленинск-Кузнецкий | 101 666 | ||||||||
| 6 | Киселёвск | 98 382 | ||||||||
| 7 | Юрга | 81 536 | ||||||||
| 8 | Белово | 76 752 | ||||||||
| 9 | Анжеро-Судженск | 76 669 | ||||||||
| 10 | Березовский | 47 292 | ||||||||
| 11 | Осинники | 45 997 | ||||||||
| 12 | Мыски | 43 029 | ||||||||
| 13 | Мариинск | 40 522 | ||||||||
| 14 | Топки | 28 642 | ||||||||
| 15 | Полысаево | 27 624 | ||||||||
| 16 | Тайга | 25 330 | ||||||||
| 17 | Гурьевск | 24 816 | ||||||||
| 18 | Таштагол | 23 114 | ||||||||
| 19 | Калтан | 21 893 | ||||||||
| 20 | Промышленная | 18 043 | ||||||||
| [7] | ||||||||||
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/PrPopul2012.xls
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_59.php?reg=34
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_70.php?reg=62
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_79.php?reg=62
- ↑ http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_nac_89.php?reg=58
- ↑ [1]
- ↑ http://www.gks.ru/free_doc/new_site/population/demo/perepis2010/svod.xls