Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
рус. Духовное управление мусульман Кемеровской области
Баш-фатир:

Россия, Кемерово өлкәсе, Кемерово, Ленин пр., 147 («Мөнирә» мәчете)

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

мөфти Таһир Бикчәнтәев[1]

Нигезләү
«Мөнирә» мәчете төзелү нигезендә

2008 ел

Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте, шулай ук Кузбасс мөхтәсибәте (рус.  Духовное управление мусульман Кемеровской области, ДУМ КО, Кузбасский мухтасибат) – Кемерово өлкәсе мөселманнарын берләштерүче үзәкләштерелгән дини оешма. Россия мөселманнары Дини җыены составында. 2008 елда Кемерово шәһәрендә төзелгән «Мөнирә» мәчете нигезендә өлкәдәге мөселман җәмгыятьләрен берләштереп оештырылган.[2].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1988 ел ахырында Кемерово мөселманнары мәчет өчен йорт сатып ала. Мөселманнарның бергә җыелып намаз уку мөмкинлеге бирүче даими урыны барлыкка килә. Бу датаны өлкәдә ислам җәмгыятен формалаштыруның башлангычы дип санарга мөмкин. Алга таба Сарсаз, Анжеро-Судженск, Березовский, Белово, Киселёвск, Прокопьевск, Новокузнецк һәм Осинники торак пунктларында һәм Прокопьевск районы Верх-Егос авылында мәчетләр барлыкка килә. Хәзерге вакытта Ижмор, Юрга районнарында, шулай ук Ленинск-Кузнецкида мәчетләр төзү эшләре бара. Междуреченск белән Юргада төзелешне башлау планлаштырыла[3].

Кузбасста мөселман халкы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Руслар: 2 664 816, Татарлар: 51 030, Украиннар: 37 622, Алманнар: 35 965, Чуашлар: 15 480, Белоруслар: 11 554, Беларуслар: 10 715, Әрмәннәр: 10 104, Әзербайҗаннар: 7 250, Мордвалар: 7 221, Таҗиклар: 4 474, Башкортлар: 3 161, Үзбәкләр: 3 017, Удмуртлар: 2 665, Телеутлар: 2 534, Чегәннәр: 2 503, Казакълар: 1 919, Марилар: 1 548, Молдаваннар: 1 491, Чеченнар: 1 480, Яһүдләр: 1477, Поляклар: 1 389, Грузиннар: 1 347, Кыргызлар: 1 219. Милләтен күрсәтмәгән затлар: 5241[4].

Диния нәзарәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Озак вакыт дәвамында мөселманнарның өлкәдә бердәм үзәге булмый. 2008 елда Кемерово шәһәрендә «Мөнирә» мәчете ачыла, аның нигезендә Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Кузбасс мөселманнары бер үзәккә берләшү фикеренә акрынлык белән килгән.

Мөселман оешмалары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Оешкан вакытта (2009 елның февралендә) Диния нәзарәтенә 6 мөселман оешмасы кергән. Хәзерге вакытта (2022 елга) Кемерово өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына 22 мөселман оешмасы керә:

Ислам мәгарифе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Мөнирә» мәчете базасында гарәп каллиграфиясе, Коръән уку, Ислам белемнәре нигезләре курслары оештырыла. Дәресләр һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 10.00-18.00 үткәрелә (уку яшь төркемнәре буенча үткәрелә), 2010 елның октябреннән гарәп телен өйрәнү курслары уздырыла [5].

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2022 елның 4 июлендә Кемерово шәһәренең «Мөнирә» мәчете территориясендә Идел буе Болгарстанының Ислам динен кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган стела куела. Мемориал «Болгар – Көнчыгышка юл» проекты кысаларында «Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгарифкә ярдәм итү фонды» акчасына һәм Россия мөселманнары Дини җыены башлыгы, Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов булышлыгы белән куелган һәм «Болгар ата-бабаларына буыннар рәхмәте» (рус. Благодарность потомков булгарским предкам) дигән исемгә лаек булган [6].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]