Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте latin yazuında])
Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте
рус.  Духовное управление мусульман Нижегородской области
офис:

Россия байрагы Россия,
Түбән Новгород өлкәсе,
Түбән Новгород, Казан яр буе ур., 6

Оешма төре:

үзәкләштерелгән дини оешма

Җитәкчеләр
Рәис

баш имам-хатыйб Гаяз Закиров

Нигезләү
мөхтәсибәт оешу

1991 ел

Диния нәзарәте төзелү

1993 ел

http://www.islamnn.ru/

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте (рус.  Централизованная религиозная организация Духовное управление мусульман Нижегородской области , ДУМ НО), шулай ук Түбән Новгород мөхтәсибәте (рус.  Мухтасибат Нижегородской области) ― Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының төбәк дини оешмасы. Диния нәзарәте резиденциясе Түбән Новгород җәмигъ мәчете комлексында урнашкан. Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте юрисдикциясендә [1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1950-елларда Горький өлкәсенең кайбер авылларында мәчетләр эшли башлый һәм Горькийда мөселман җәмгыяте теркәлү үтә. 1988 елда дин тотучыларга Түбән Новгород җәмигъ мәчете бинасы кайтарыла, аның базасында 1991 елда СССР мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте составына кергән Түбән Новгород мөхтәсибәте барлыкка килә. 1993 елда Түбән Новгород шәһәре һәм Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте оештырыла. Диния нәзарәте биш мөхтәсибәтне, 57 мәхәллә, крайның барлык мөселманнарын берләштергән, дини мәгариф учреждениеләре эшчәнлеген үзәкләштереп контрольдә тотучы мөһим структура булып тора. Яңа оешманың беренче көннәреннән 2008 елга кадәр аны Түбән Новгород җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Гомәр хәзрәт Идрисов(рус.) (1954―2020) җитәкли [2] Гомәр хәзрәт Идрисов җитәкчелегендә 1994 елда «Маһинур» мәдрәсәсе төзелеше тәмамлана һәм беренче студентлар кабул ителә.

Гомәр Идрисовның ирекле рәвештә отставкага китүе сәбәпле, 2008 елның ноябрь аенда узган чираттагы Диния нәзарәте пленумында Түбән Новгород өлкәсе Диния нәзарәте рәисе итеп, әлеге вазифага бердәнбер кандидат, Дзержинск шәһәре җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Гаяз хәзрәт Закиров сайланган. Гаяз хәзрәт «Хендай» автомобиле ачкычын алган (Әбу-Хәнифә исемендәге Фондтан бүләк). 2013 һәм 2018 елларда яңадан рәис итеп сайланган [3].

Структура[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Түбән Новгород өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте составына 63 мәчет, 57 җирле мөселман дини оешмасы керә [4].

Максат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Диния нәзарәте түбәнновгородлыларны рухи агарту белән шөгыльләнә, Совет хакимияте дистә еллар эчендә җимергән мәчетләрне һәм мөселман белем бирү учреждениеләре системасын торгыза, Ислам турында белемнәрне тарата һәм әхлакый кыйммәтләрне ныгыта [4].

Басма органнар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2004 елдан «Медина аль-Ислам» 2022 елның 28 июнь көнендә архивланган. газетасы басыла, ул биш ел дәвамында нәшер ителгән «Нур аль-Ильм» бюллетене, рус һәм татар телләрендә чыккан башка газеталарның дәвамы булып тора. Ислам доктринасының фәнни-дини журналы «Минарет» һәм «Ислам на Нижегородчине» журналлары чыгарылган [4].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]