Красноярск крае

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Красноярск крае
Красноярский край
Байрак Герб
байрагы гербы
урнашуы
Дәүләт төзелеше Край
Рәсми тел урыс теле
Башкала Красноярск
Губернатор Лев Кузнецов
Мәйдан
– Барлыгы
– % Су

2 366 797[1] км²
0,8%
Халык саны
– Барлыгы (2010)
– Тыгызлык

2 828 207[2] кеше
1,19 кеше/км²
Акча RUB
Вакыт UTC MSK+4 (UTC+8)
Телефон коды +7

Красноярск крае (рус. Красноярский край) — Русия Федерациясенең субъекты. Себер федераль округына керә.

Эчтәлек

[үзгәртү] География

[үзгәртү] Чиктәшлек

Як Регион
Төньяк-көнчыгыш
Көнчыгыш
Якутия
Көньяк-көнчыгыш Иркутск өлкәсе
Көньяк Тыва
Көньяк-көнбатыш Хакасия
Көнбатыш Татарстан
Көнбатыш Томск өлкәсе, Хант-Манси АО
Көнбатыш
Төньяк-көнбатыш
Ямал-Ненец автономияле округы

Красноярск крае Урта Себердә урнаша. Ул Русияның 13,86 % мәйданын били.

Төньякта Кара һәм Лаптевлар диңегезләре белән юыла.

[үзгәртү] Рельеф, геологик төзелеше һәм файдалы казылмалар

[үзгәртү] Файдалы казылмалар

Крайда Русияның никель һәм платиноидлар запасларның 95 %, алтын запасларның 20 % тупланган; шулай ук кобальт, магнезитлар, һәм тагын 63 промышленность металлның һәм башка файдалы казылмалар төркеме бар.

Крайда зур күмер запаслар да тупланган: Канск-Ачинск басейны, Тунгуска ташкүмер бассйны.

25 нефть һәм газ чыганагы бар, эре Ванкор нефть һәм газ чыганагы.

Дөньяда иң зурысының берсе Горево кургаш чыганагы; Курейка графит чыганагы.

Крайда барлыгы 10 000 файдалы казылманың чыганагы ачылган.

[үзгәртү] Климат

Крайның климаты кискен континеталь, температураның сикерү хаслы.

Край территориясендә артик, субарктик һәм уртача климатик поясларны аерып алалар.

Уртача гыйнвар температаурасы - -36...-18 °C, июльнең +10...+20 °C.

Шәһәр Абсолютн минимум, °C Иң салкын айның температаурасы, °C Иң салкынысы өч айның температаурасы, °C Урта ел температурасы, °C Иң җылы айның температурасы, °C Иң җылысы өч айның температурасы, °C Абсолютн максимум, °C Урта ел явымнар саны, мм
Богучаны −53,5 −23,3 −21,2 −1,5 19,1 16,9 37,7 361
Бор −56,0 −23,6 −21,9 −3,1 18,2 15,5 36,1 595
Ванавара −61,0 −28,6 −26,6 −5,1 17,8 15,3 35,7 422
Дудинка −56,1 −26,8 −26,2 −9,4 13,8 10,5 32,8 522
Ербогачён −61,2 −30,1 −28,3 −6,2 17,5 15,2 35,8 345
Красноярск −52,8 −15,5 −13,9 1,6 18,7 16,8 36,4 491
Тура −60,0 −34,9 −32,6 −8,4 16,9 14,2 38,0 369
Хатанга −59,0 −31,7 −30,9 −12,5 12,4 9,2 36,7 280

[үзгәртү] Гидрография

[үзгәртү] Күлләр

Крайда 10 га гомуми мәйдан белән ~323 мең күл бар. Күлләрнең 86% полюс түгәрәк артында урнашалар, иң зурысы - Таймыр күле (4560 км² мәйданы). Башка эре күлләр: Пясино, Кета, Лама, Большое Хантайское.

[үзгәртү] Елгалар

Исем Озынлык,
км
Бассейн мәйданы,
км²
Елның урта
чыгым күләме, м³/с
Енисей 3487 2 580 000 18 600,0
Ангара 1799 1 039 000 4 390,0
Түбән Тунгуска 2989 473 000 3 680,0
Хатанга 227 364 000 3 320,0
Пясина 818 182 000 2 600,0
Таш асты Тунгуска 1865 240 000 1 750,0
Кан 629 36 900 286,0
Мана 475 9 320 98,5
Туба 119 36 900 771,0
Оя 254 5 300 632,0
Сыда 207 4 450 283,0
Сым 699 31 600 244,0
Большой Пит 415 21 700 238,0
Курейка 888 44 700 724,0

[үзгәртү] Туфраклары

Туңлык-тайгадагы, тау-тайгадагы туфраклар өстенлек итәләр, шулай ук көлсу, тау-тундралы, соры урман һәм кара туфраклар да бар.

[үзгәртү] Үсемлекләр

Урманлылык - 69 % (алардан: <50% - карагач, 17% - чыршы һәм ак чыршы, 12% - нарат, 9% - кедр)

[үзгәртү] Хайваннар

Крайда барлыгы 342 кошларның һәм 89 имезүчеләрнең төркеме тора.

[үзгәртү] Тыюлыклар

Крайда җиде тыюлыклар оештырылган:

  • Зур Арктик тыюлыгы
  • Саяно-Шушен биосфера тыюлыгы
  • Путоран табигый тыюлыгы
  • Столбы
  • Таймыр тыюлыгы
  • Урта Себер тыюлыгы
  • Тунгуска тыюлыгы

[үзгәртү] Тарих

Енисей губернасын гербы

1629 елга кадәр хәзерге край территория Тобольск регионына кергән иде; Соңрак, Енисейск, Канск, Ачинск һәм чиктәш җирләре Томск разрядына беркеткән. 1676 елда Енисейск шәһәр статусны алган.

[үзгәртү] XVIII гасыр

1708 елда Петр I административ-территориаль реформасын үткәргән. Себер һәм Урал буендагы җирләр Себер губернасына кергәннәр. 1719 елда, Себер ералкыгына һәм территоянең идарә итүнең авырлыгы сәбәпле, губерния өч провинциягә бүленгән:

1724 елда аларга тагын ике провинция барлыкка килгән:

1764 елда Иркутск губернасы барлыкка килгән, аның составына Енисейск провинциясе дә кергән. Егерме ел үткәч, провинция юкка чыккан, аның өязләре өч губерняның составына кергән.

1797 елда барысы Енисей бассейның территориясе Тобольск губернасына керә; 1804-1822 елларда Томск губернасына керә.

[үзгәртү] XIX гасыр

Енисей губернасын гербы

1822 елда Ениисейск губернасы барлыкка килә. Үзәге - Красноярск шәһәре. Аның территория гомум алганда хәзерге Краснояск край территориясе белән туры килә иде.

[үзгәртү] Халык

[үзгәртү] Милли состав

1897 елда милли состав (1897 җанисәбе буенча)[3]:

Округ урыслар татарлар
һәм хакаслар
украиннар поляклар яһүдләр эвенклар мордвалар якутлар ненецлар кетлар
Губерния 83,0 % 7,7 % 3,8 % 1,0 %
Ачинск өязе 82,7 % 8,7 % 5,7 % 1,1 %
Енисейск өязе 93,3 % 1,2 % 1,2 % 1,9 %
Канск өязе 86,2 % 2,3 % 7,4 % 1,5 % 1,4 %
Красноярск өязе 92,4 % 2,2 % 1,9 % 1,5 %
Минусинск өязе 75,8 % 16,5 % 2,9 % 1,8 %
Туруханск крае 27,9 % 14,9 % 19,9 % 28,6 % 8,4 %
Усинск өязе 88,7 % 6,6 % 2,9 %

[үзгәртү] ХХ гасыр

1914 елның апрелендә Тыва Русия протекторатын кабул итә, һәм Тыва "Урянхайский край" исеме астында Русиянең Енисейск губернасын составына керә. 1921 елда урындагы революционерлары, РСФСР Кызыл Армия ярдәм белән, Тываның бәйсезелекне игълан иттеләр.

ВЦИКның 1925 ел , 20 май карары нигезендә, Себердә губернияләр һәм өлкәләр юкка чыгалар. Алар урынында бердәм Себер крае барлыкка килә (үзәге - Новосибирск).

1930 елда Себер крае Көнчыгыш Себер һәм Көнбатыш Себер крайларына бүленеп итте.

1934 елда Көнчыгыш Себер крайдан Красноярск крае аерып чыгарырган. Көнбатыш Себер крайдан яңа крайга 10 район һәм Хакас милли өлкәсе (6 район) күчте. Көнчыгыш Себер крайдан - 21 район + Таймыр һәм Эвенкия милли округлар күчте.

1991 елда Хакас милли өлкәсе крайның составыннан чыкты һәм республикага әйләндергән.

2007 елда Красноярск крае, Таймыр (Долган-Ненец) автономияле округы, Эвенкия автономияле округы яңа Русия Федераөиясенең субъектына берләштерделәр - Таймыр һәм Эвенкия автономияле округлар край составына Таймыр һәм Эвенкия районнар кебек керделәр.

[үзгәртү] Җанисәпләр

Халыкның 80% крайның 10% территоряиясендә яшиләр.

Народ 2002 җанисәбе буенча 2010 җанисәбе буенча[4]
урыслар 2 638 281 (88,95 %) 2 490 730 (93,3 %)
украиннар 68 662 (2,31 %) 38 012 (1,4 %)
татарлар 44 382 (1,5 %) 34 828 (1,3 %)
алманнар 36 850 (1,24 %) 22 363 (0,8 %)
әзериләр 19 447 (0,66 %) 16 341 (0,6 %)
чуашлар 16 859 (0,57 %) 11 036 (0,4 %)
әрмәннәр 10 807 (0,37 %) 10 677 (0,4 %)
белоруслар 18 149 (0,61 %) 9900 (0,4 %)
кыргызлар 3876 8423 (0,3 %)
үзбәкләр 2778 6434 (0,2 %)
таҗиклар 3507 6304 (0,2 %)
мордвалар 7526 (0,25 %) --
долганнар 5805 5810 (0,2 %)
эвенклар 4632 4372 (0,2 %)
ненецлар 3188 3633

[үзгәртү] Административ-территориаль бүленеш

Красноярск крае үз эченә 17 шәһәр округ һәм 44 муниципаль район ала.

Районы Красноярского края Шәһәр округлары Административ карта
  1. Абан районы
  2. Ачинск районы
  3. Балахта районы
  4. Берёзовка районы
  5. Бирилюссы районы
  6. Боготол районы
  7. Богучаны районы
  8. Олы Мурта районы
  9. Олы Улуй районы
  10. Дзержинский районы
  11. Емельяново районы
  12. Енисейск районы
  13. Ермаковское районы
  14. Идринское районы
  15. Иланский районы
  16. Ирбейское районы
  17. Казачинское районы
  18. Канск районы
  19. Каратузское районы
  20. Кежемск районы
  21. Козулька районы
  22. Краснотуранск районы
  1. Курагино районы
  2. Мана районы
  3. Минусинск районы
  4. Мотыгино районы
  5. Назарово районы
  6. Түбән Ингаш районы
  7. Новосёлово районы
  8. Партизанское районы
  9. Пировское районы
  10. Рыбинский районы
  11. Саян районы
  12. Северо-Енисейский районы
  13. Сухобузимское районы
  14. Таймыр (Долган-Ненец) районы
  15. Тасеево районы
  16. Туруханск районы
  17. Тюхтет районы
  18. Ужур районы
  19. Уяр районы
  20. Шарыпово районы
  21. Шушенское районы
  22. Эвенкия районы
Красноярск крайның административ-территориаль бүленеше

[үзгәртү] Торак пунктлар

Халык саны 14 меңнән арткан торак пунктлар
по данным 2011 года[5]
Красноярск 990,9 Дивногорск 28,3
Норильск 175,3 Дудинка 22,2
Ачинск 109,2 Боготол 21,0
Канск 94,2 Берёзовка 20,9
Железногорск 85,6 Енисейск 18,8
Минусинск 71,2 Шушенское 17,5
Зеленогорск 66,0 Бородино 17,4
Лесосибирск 61,1 Иланский 16,1
Назарово 52,8 Ужур 16,1
Шарыпово 38,6 Кодинск 14,8
Сосновоборск 33,1

[үзгәртү] Икътисад

[үзгәртү] Төсле металлургия

Крайның предприятиеләр Русияның башлангыч алюминийның ~27%ны эшлеп чыгаралар. "Норильский Никель" Русияның бакырның 70%ны, никельның 80%ны эшлеп чыгара.

2007 елда крайның металлургия (кара һәм төсле) 399,1 млрд. рубльга продукцияны җитештерде.

Эре металлургик предприятиеләр

  • Красноярск Гулидов исемле төсле металлар заводы
  • Горево тау-баету комбинаты

[үзгәртү] Энергетика

Крайнда 20 гидроэлектростанция эшли, 1 төзелеш стадиясенда.

  • Красноярск ГЭС (20 млрд кВт•сәг ел эчендә)
  • Курейка ГЭС (2,6 млрд кВт•сәг ел эчендә)
  • Усть-Хантайская (2 млрд кВт•сәг ел эчендә)

Эвенкия, Түбән Ангара ГЭС, Кулюмба ГЭС каскады проектларда бар. Түбән Курейка ГЭСның төзелеше туктатты.

Канск-Ачинск бассейнның күмердә өч ТЭЦ һәм өч ГРЭС эшли.

[үзгәртү] Машиналар төзү

Крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү икенче урын ала (беренче урын - металлургия). Ширкәтләр:

  • Красноярск комбайн заводы, Нзарово авыл хуҗалыгы машиналар төзү заводы;
  • Красноярск суыткыч заводы "Бирюса";
  • Краснояск авыр машиналар төзү заводы - "Крастяжмаш";
  • Себер авыр машиналар төзү заводы - "Сибтяжмаш";
  • Красноярск суднолар төзү верфе;

һәм башкалар.

[үзгәртү] Агач эшкәртү һәм целлюлоза-кәгазь сәнәгате

Урман промышленносте крайда эш урыннар сан буенча машиналар төзү өченче урын ала. Агач хәзерләүдә һәм агач эшкәртүдә 400 предпритиеләр эшли. Аларның ин эресе: ООО «Енисейский ЦБК», ОАО «Лесосибирский ЛДК», ООО «Енисейлесозавод», ЗАО «Новоенисейский ЛХК», ООО «ДОК Енисей», ООО «Канский ЛДК» һ. б.

[үзгәртү] Химия сәнәгате

  • Ачинск нефть эшкәртү заводы - бензин һәм нефтепродуктлар җитештерә.
  • Красноярск синтетие каучук заводы - каучукны җитештерә.
  • Красноярск шин заводы - автомобиль һәм авиация шинларны җитештерә.
  • «Красноярский биохимзавод», «Канский биоэтанол» - этанолны җитештерә.

[үзгәртү] Нефть чыгару сәнәгате

2009 елда Ванкор нефть һәм газ чыганакның эксплуатация башланды. Чыганкның нефть запаслары - 260 млн. т., табигый газ запаслары - 90 млн. м³.

[үзгәртү] Башка сәнәгать төрләре

  • Красноярск алюминий заводы ("Русал")
  • Ачинск глинозём комбинаты

[үзгәртү] Транспорт

  • Себер аша магистрале һәм аның тармаклары; Көньяк Себер тимер юлы (Абакан - Тайшет); ташланган Полюс аша магистральнең ташланган Игарка - Долгий участогы; Көньяк Себер тимер юл магистрале (Нижневартовск - Усть-Илимск) - проектта; Норильск тимер юлы.
  • М53 "Байкал" автомобиль трассасы (Новосибирск - Иркутск); М54 "Енисей" автомобиль трассасы (Красноярск - Кызыл - Монголия)
  • Көньяк диңгез юлы, Енисей елга пародчылык;
  • 26 аэропортлар, халыкара "Емельяново" аэропорты;
  • Иркутск - Анжеро-Судңенск нефтепроводы.
  • Обь-Енисей каналы: 1942 елдан кулланмый.

[үзгәртү] Мәдәният

Крайда 12 профессиональ театр һәм Красноярск крайдагы филармония, 49 музей, 148 кинотеатр, 1192 китапханә эшли.

[үзгәртү] Спорт

"Енисей" футбол клубы Русиянең беренче футбол дивизионында уйный.

[үзгәртү] Искәрмәләр

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә