Википедия:Яхшы мәкаләләр

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Башлаучылар өчен · Җәмгыять үзәге · Порталлар · Бүләкләр · Проектлар · Сораулар · Билге кую
Blue star boxed.svg
Яхшы мәкаләләрпроектта катнашучылар уйлавынча, Татар Википедиясенең аеруча яхшы мәкаләләре. Яхшы мәкаләләр теманы ачуы һәм тулылыгы белән аерылып торалар. Әлегә алар, нинди дә булса сәбәпләр аркасында, сайланган мәкаләләр таләпләренә туры килмиләр, ләкин теләгән һәр кеше яхшы мәкаләләр өстендә эшләп аларны сайланган мәкалә дәрәҗәсенә кадәр җиткерә ала. Яхшы мәкаләләрнең битенең өске өлешендә уң якта кечкенә зәңгәр йолдыз табып була: Blue star unboxed.svg Бүгенге көнгә татар Википедиясендә ярты ай саен яңа яхшы мәкалә сайлана.


Календарь

Күптән түгел яхшы дип сайланган мәкаләләр[үзгәртү]

Syndiotactic polypropene.png

Пластмассаларполимерлар нигезендә ясалучы, җылытканда тиешле формага кереп, суытканнан соң шул форманы саклый торган органик материаллар. Синтетик полимерлар нигезендә ясалган пластмассалар аеруча киң таралган. Җитештерү масштаблары буенча алар полимер материаллар арасында беренче урында торалар. Механик ныклыгы зур, тыгызлыгы кечкенә, химик яктан бик тотрыклы булулары белән беррәттән, алар яхшы җылылык изоляторы, электр изоляторы үзлекләренә ия һ.б.

Аурупа һәм Азия буйлап бронза гасырның таралуы.

Бро́нза гасы́рэнеолитны алыштырган тарихи дәвер; бу дәвердә бронза металлургиясе барлыкка килә, барлык эш һәм сугыш кораллары, бизәнү әйберләре бронзадан җитештерелә башлый. Бронза гасыр якынча б.э.к. 4 нче меңьеллык ахыры – 1 нче меңьеллык башын үз эченә ала. Бронза дәверендә Казан яны кабиләләренең 400 дән артык торулыгы билгеле. Кайбер зурракакларында 500 гә якын кеше яшәгән. Кайсы гына торулыкны казып карама, һәрберсендә йорт хайваннарының сөякләрен, игенчелек белән бәйле эш коралларын – бронза китмәннәр, ураклар, ургычлар табарга мөмкин.

Справедливая Россия.png

«Гадел Русия» (Справедли́вая Росси́я, «эсерлар») — Русиядәге рәсми рәвештә теркәлгән сул юнәлештәге сәяси фирка. Социал-демократия һәм яңартылган социализм карашлары тарафдарларын берләштерә. 2006 елның 28 октябрендә «Родина», «Российская партия жизни» һәм «Российская партия пенсионеров» фиркаләренең берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Әгъзаларының төп базасын «Российская партия жизни» тәшкил иткән, фирканең алышынмас җитәкчесе — шул ук оешмадан Сергей Миронов. Гадел Русия Социалистик интернационал халыкара оешмасының күзәтү шурасы әгъзасы булып тора.

Җиде Си база үлчәү берәмлекләре

СИ — халыкара берәмлекләр системасы, метрик системасының хәзерге варианты. СИ көнкүрештә дә, фән һәм техника өлкәсендә дә дөньяда иң киң кулланыла торган система булып тора. Моңа да карамастан, электродинамика буенча күпчелек фәнни эшләрдә СИ кимчелекләре аркасында Гаусс берәмлекләр системасы кулланыла.

Яхшы дип сайланган барлык мәкаләләр исемлеге[үзгәртү]