Фернан Магеллан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Фернан Магеллан
порт. Fernão de Magalhães
исп. Fernando (Hernando) de Magallanes

Һөнәре диңгезче
Туу датасы 1480 ел(1480)
Туу җире Траз-уж-Монтиш, Португалия
Милләте португал
Үлем датасы 27 апрель 1521(1521-04-27)
Үлем җире Мактан утравы, Филиппиннар

Ферна́н Магелла́н (порт. Fernão de Magalhães, исп. Fernando (Hernando) de Magallanes; якынча 1480, Траз-уж-Монтиш өлкәсе, Португалия1521 елның 27 апреле, Мактан утравы, Филиппиннар) – португал һәм испан диңгезчесе. Тарихка дөнья тирәли беренче сәяхәт кылган кеше буларак кергән.

Магелланның дөнья тирәли сәяхәте[үзгәртү]

Чыгышы буенча Магеллан португал булган. Франсишку де Алмейда җитәкчелегендә ул 1509 һәм 1511 елларда Малаккага (хәзер Малайзиядә) кадәр барып җитә.

Магеллан Молук утрауларына көнбатыш юл эзләү проектын Португалия короленә тәкъдим итә, ләкин Васко да Гама ачкан көнчыгыш юл кыскарак булганга күрә, король аның тәкъдимен кире кага.

Шуннан Магеллан Испаниягә күчеп китә һәм корольнең хезмәтенә күчә. 1517 елда Испания короле Карл I аның көнбатыш юл проектын кабул итә.

Сәяхәт юлы

Экспедиция кораблары[үзгәртү]

Магеллан кораблары түбәндәгеләр була: Адмирал Магеллан җитәкчелегендәге сукуышы 110 т булган «Тринидад»; «Сан-Антонио», 120 т, капитаны – Хуан де Картахен була; «Консепсьон», 90 т, капитаны – Гаспар де Кассада; «Виктория», 85 т, капитаны – Луис де Мендоса һәм «Сантьяго», 75 т, капитаны – Жуан Серрано.

Экспедициянең башы. Атлантик океан. Бразилия[үзгәртү]

1519 елның 20 сентябрендә команда саны 265 кеше булган биш корабтан торган Магеллан флотилиясе Санлукар-де-Баррамеда портыннан (Гвадалквивир елгасы тамагы) чыга, Фернан Магеллан экспедициясен башлап җибәрә.

Ике айдан кораблар Бразилия ярларына барып җитәләр һәм Америка материгы ярлары буйлап көньякка юл тоталар. 1520 елда алар Сан-Хулиан бухтасында кышлыйлар. Монда Магеллан Испаниягә әйләнеп кайту ягында торган фетнәчеләрне авырлык белән бастыра.

Магеллан бугазын ачу[үзгәртү]

1520 елның сентябрендә дүрт корабка калган экспедиция («Сантьяго» юлда һәлак була) көньякка юл тота. 1520 елның октябрь ахырында алар соңрак Магеллан бугазы дип аталган бугазга барып ирешәләр. Бугазны үтү авыр була, «Сан-Антонио» корабы, бугазны үткәч, үз белдеге белән Испаниягә кайтып китә.

Тын океан[үзгәртү]

Бугазны кичкәч, экспедиция Азиягә юнәлә. Аңа кадәр «Көньяк диңгез» дип аталган океанны Магеллан Тын океан дип атый. Экспедициядә катнашучылардан берсенең әйтүе буенча, бу атама бирүнең сәбәбе йөзү дәверендә анда бер давылның да чыкмавы булган. Өч айга сузылган кичүдә экипажның бер өлеше үлә. Яңадан фетнә кубарга тора.

Филиппин утраулары. Магелланның үлеме[үзгәртү]

1521 елның язында Магеллан соңрак Филиппиннар дип аталган утрауларга барып җитә. Магеллан ике идарәче арасында туган җирле конфликтта берсенең ягына күчә һәм 27 апрельдә сугышта һәлак була. Испания короле хакимияте астына күчкән Себу утравының раджасы, Магелланның үлеменнән файдаланып, испаннарны мәҗлескә чакыра һәм берничә дистә кешене үтертә. Берничә айдан кораблар Молук утрауларына барып җитәләр.

«Виктория караккасының бүгенге копиясе»

Экспедициянең бүленүе. Кире кайту[үзгәртү]

Молук утрауларында тәмләткечләр сатып алына. Анда булганда испаннар Португалия короленең Магелланны качкын буларак игълан итүе турында ишетәләр. Шуңа күрә аның кораблары әсирлеккә алынырга тиеш була. «Консепсьон» ташланып ут төртелгән була. Бары тик ике кораб калган була. «Тринидад» көнчыгышка, испаннарның Панамадагы биләмәләренә юнәлә, ләкин каршы җил чыгып, алар кире кайтырга мәҗбүр булалар һәм португалларга әсирлеккә төшәләр. Испаннарның күпчелеге Һиндстанда сөргенлектә үлеп бетә. Хуан Себастьян Элькано җитәкчелегендәге «Виктория» корабы көнбатышка юл тота. Африканы көньяктан урап узып, 18 кеше өйләренә әйләнеп кайта.

Экспедициянең нәтиҗәләре[үзгәртү]

«Викториядә» китерелгән йөкне сатудан килгән акча белән чыгымнар капланып кына калмый, тагын гаять зур табыш китерә. Кешелек тарихында беренче дөнья тирәли сәяхәт кылынган була. Географик ачышлар ясала.