Вәлиулла Якупов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

битенә күчегез

Вәлиулла хәзрәт Якупов

Тулы исеме Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов
Һөнәре дин, җәмәгать эшлеклесе, журналист
Туу датасы 4 сентябрь 1963(1963-09-04)
Туу җире Дмитриевка, Уфа районы, Башкортстан
Ватандашлыгы Русия
Милләте татар
Үлем датасы 19 июль 2012(2012-07-19) (48 яшь)
Үлем җире Казан, Татарстан
Сайт www.valiulla.ru
musulman.su

Вәлиулла Мәхмүт улы Якупов (тугач бирелгән исеме — Венер; 1963 елның 4 сентябре, Дмитриевка, Башкортстан2012 елның 19 июле, Казан, Татарстан) — күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы, Ислам белгече, Татарстан Диния Нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (20082011), Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (20112012). Тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире.

Вәлиулла Якупов Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес. Аның тырышлыгы белән 1990 елда «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачыла. Шушы үзәк аша Вәлиулла Якупов мәгърифәткә хезмәт иткән меңнәрчә китап бастыра. Хәзрәт рус һәм татар телләрендәге төрле матбугат чараларын оештыра, җитәкли. Ул актив рәвештә «Мөселман календаре» дип аталган еллык календарьне чыгаруда актив катнаша. Традицион Ислам тарафдары.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Вәлиулла Якупов 1963 елның 4 сентябрендә Башкортстанның Уфа районы Дмитриевка авылында туа. Беренче сыйныфны шул авыл мәктәбендә тәмамлап, калган сыйныфларда Бирск шәһәренең 4 нче мәктәбендә укый. 1981 елда аны тәмамлап, Казан химия-технология институтына керә. 1987 елда анда инженер-технолог һөнәрен алып, институтны тәмамлый. Соңрак институтта эшли, аспирантурада укый, КДУның тарих факультетында читтән торып белем ала.

Вәлиулла Якупов, 1983 ел

1990 елның 29 ноябрьендә Вәлиулла Якупов «Иман» мәркәзенең рәисе булып сайлана. Ислам кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлый. 1992 елның 6 ноябрьендә Апанай мәчете имам-хатибы итеп сайлана. 1993-1996 елларда ул Мөхәммәдия мәдрәсәсе ректоры була.

1995 елның гыйнварында Вәлиулла Якупов ТРМДН Президиумы әгъзасы итеп сайлана. 1995 елның мартыннан ул гарәп-инглиз көллиятенең мөдире булып тора. 1996 елның маенда Казан шәһәренең имам-мөхтәсибе урынбасары булып сайлана. Тагын бер елдан соң «Таныш булыгыз: Ислам» телевизион тапшыруының режиссеры була.

1997 елда Вәлиулла хәзрәт Татарстан Диния Нәзарәте рәисе урынбасары итеп билгеләнә. 1998 елның 14 февралендә ул мөфтинең беренче урынбасары — вакыфлар рәисе итеп сайлана. Бу вазифага ул 2002 һәм 2006 ел корылтайларында кабаттан сайлана. 2008 елның апрелендә аның вәкаләтләре туктатыла, ул дәүләт структуралары белән элемтәләр буенча мөфти урынбасары вазифасына күчерелә. 2011 елдан Вәлиулла Якупов Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеген җитәкли.

2012 елның 19 июлендә Вәлиулла Якуп иртәнге сәгать унда үзе яшәгән өйнең керешендә билгесез зат тарафыннан атып үтерелә.[1]. Һөҗүмнән соң ул урамга чыгып, аны күрше йорт ишегалдында көтеп торган эш машинасы янына хәтле килә, шунда вафат була. Аны үтерү һәм шул ук көнне мөфти Илдус Фәизнең машинасын шартлату буенча җинаять эшләре кузгатылган.

Вәлиулла хәзрәт Якупов белән хушлашу 20 июль көнне Апанай мәчете янында уза. Ул Самосыр зиратына җирләнә[2].

Эшчәнлек[үзгәртү]

Вәлиулла Якупов Диния нәзараты утырышында (уң яктан икенче)
Вәлиулла Якупов Болгар шәһәрендә
Вәлиулла Якупов Гает намазында

Вәлиулла Якупов күпкырлы эшчәнлек алып барган. Дин әһеле, Ислам белгече булудан тыш, ул әле журналист-нашир, тарих фәннәре кандидаты, җәмәгать эшлеклесе, татар интернеты активисты да.

Вәлиулла Якупов Апанай мәчетен торгызуда зур роль уйный.

Җәмгыять[үзгәртү]

Татар халкы арасында Вәлиулла Якупов аеруча җәмәгать эшлеклесе буларак таныла. Ул төрле чараларда, конференцияләрдә, җыелышларда даими рәвештә дин, милләт темаларына чыгышлар ясый иде. Чыгышларында ул еш милли проблемаларны да күтәрә иде.

2012 елның 18 июлендә Вәлиулла Якупов Русия Ислам Университетында оештырылган «Ислам һәм татар дөньясы концепциясе» дип аталган түгәрәк өстәлдә үзенең соңгы публик чыгышын ясый:

« ...Безнең дөньябыз цинизмга бирелгән һәм ул мәнфәгатьләр кайгыртучы мәйдан. Менә шундый шартларда безнең татар халкында милли эгоизм хисен үстерү мәсьәләсен күтәрергә кирәк. Чөнки һәр кайсы халык үз мәнфәгатьләре өчен кан кою дәрәҗәсендә көрәшә. Шундый шартларда халкыбызның күп өлеше милләт турында уйларга ашыкмый. Ул гел интернационалист булып кала ...

... Кайсы гына губернаторны алма, кайсы гына министр белән күрешмә, алар барысы да татарларны хөрмәт итә. Чөнки татар халкының Русиядәге урынын бөтен кеше аңлый. Без исә мескенлек, интернационалистлык һәм соңгы нәрсәне башка кешегә бирү психологиясе корбаннары. Без бу дөньяның кырыс булуын һәм монда үз-үзең өчен генә көрәшүнең кирәклеген аңласак, минемчә бу бик зур адым булыр иде. Без үзебез көрәшсәк безнең телебезне дә мәдәниятебезне дә, татар икәнебезне дә бөтен кеше алкышлап каршы алыр...

»

Журналистика һәм наширлек[үзгәртү]

Вәлиулла хәзрәт — Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы иде. 1990 елдан ул «Иман» мәркәзенең рәисе булып сайлана. Шушы мәркәз аша ул меңнән артык китап, басма чыгаруга ирешә.

Китаплар бастыру эшеннән тыш ул актив рәвештә мөселман вакытлы матбугатын да чыгара, аларның мөхәррире була: 1992 елдан«Иман» газетасы, 1993 елдан «Вера» газетасы һәм «Иман нуры» журналы, 1998 елдан «Мусульманский мир» журналы.

1995 елның 17 маенда Вәлиулла хәзрәт инициативасы белән Казанда «Мөселман календаре» еллык басмасы теркәлә. Әлеге календарь озак еллар йөзләрчә мең тираж белән чыгып татар халкында дәрәҗә казана.

Фән[үзгәртү]

2003 елда Вәлиулла Якупов Русия президенты каршындагы дәүләт хезмәте Русия академиясендә «РФ дәүләт хакимияте федераль органнары эшчәнлеген оештыруны тәэмин итү» темасы буенча квалификациясен арттыра.

2004 елда ул «Сәясәт теориясе, сәясәт фәненең тарихы һәм методологиясе (тарих фәннәре буенча)» белгечлеге буенча «ХХ гасырның 90 елларында Татарстанда дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрендә Ислам компоненты (тарихи-сәяси анализ)» дип аталган кандидатлык диссертациясен яклый. Ул — 30дан артык фәнни китап авторы. Ул беренчеләрдән булып тарихта онытылган татар дин әһелләренең һәм галимнәренең хезмәтләрен чыгара башлаган.

Интернет[үзгәртү]

Интернет челтәрендә Исламга багышланган татар телендә мәгълүмат булмау аркасында Вәлиулла Якупов актив рәвештә татарча сайтлар ачу эшен башлап җибәрә. Ул берничә сайтның хуҗасы булып торган:

Бүләкләр[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]

Вәлиулла Якупов белән хушлашу[үзгәртү]