2004 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
2004 ел — миллади тәкъвимендә пәнҗешәмбе көненнән башланган кәбисә ел.
| Еллар |
|---|
| 2000 · 2001 · 2002 · 2003 — 2004 — 2005 · 2006 · 2007 · 2008 |
| Унъеллык |
| 1980‑еллар · 1990‑еллар — 2000‑еллар — 2010‑еллар · 2020‑еллар |
| Гасырлар |
| XX гасыр — XXI гасыр — XXII гасыр |
- Хиҗри тәкъвимендә 1425–1426 еллар.
- Халыкара дөге елы (БМО).
- Халыкара коллык белән көрәшү елы (БМО).
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 4 гыйнвар — Грузиянең президент сайлауларында Михаил Саакашвили җиңү яулый.
- 4 февраль — Facebook сайты эшли башлый.
- 11 март — Мадрид тимер юлында терактлар сериясе. 191 кеше вафат.
- 14 март — Русия Федерациясе президенты сайлаулары нәтиҗәсендә Владимир Путин җиңү яулый.
- 29 март — Балтыйк буе илләре НАТОга кабул ителә.
- 4 апрель — Гыйракта шигыйлар окупацион көчләргә каршы көрәш башлый.
- 1 май — Аурупа Берлегенә Маҗарстан, Кипр, Латвия, Литва, Мальта, Польша, Словакия, Словения, Чехия һәм Эстония дәүләтләрен кабул итәләр.
- 16 май — «Евровидение 2004» җыр бәйгесендә Украина вәкиле Руслана Лыжичко җиңә.
- 31 май — беренче тапкыр Притцкер премиясен тапшыру тантанасы Русиядә уза.
- 25 июль — Лэнс Армстронг алтынчы тапкыр рәттән Тур-де-Франс ярышында җиңү яулый.
- 1 сентябрь — Беслан мәктәбендә терракт.
- 2 ноябрь — АКШта президент сайлаулары. Җиңүне Джордж Буш яулый.
- 22 ноябрь — Украинада «Кызгылт сары инкыйлаб» башлана.
- 2 декабрь — Инглиз Викихәбәрләре эшли башлый.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:2004 елда вафатлар
- 30 гыйнвар — Рахмай Хисмәтуллин, татар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист.
- 18 февраль — Нурихан Фәттах, татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы.
- 28 март — Питер Устинов, Бөек Британия актеры, кинорежиссеры, драматургы, сценаристы, язучысы, продюсеры һәм теле- һәм радио алып баручысы.
- 9 май — Әхмәт Кадыров, берече Чечня президенты.
- 5 июнь — Рональд Рейган, 40нчы АКШ президенты.
- 11 июль — Әдһәм Тенишев, дөньякүләм танылган тюрколог-галим.
- 14 август — Чеслав Милош, поляк шагыйре.
- 11 ноябрь — Ясир Арафат, Фәлистин автономиясе башлыгы.
- 21 декабрь — Илдар Юзеев, күренекле татар шагыйре.
- Сафа Сабиров, татар язучысы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Миргазиян Юныс, татар язучысы («Альбатрос язмышы» китабы өчен).
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Дэвид Гросс, Дэвид Политцер, Фрэнк Вильчек.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Аарон Чехановер, Аврам Гершко, Ирвин Роуз.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Ричард Эксел, Линда Бак.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Эльфрида Елинек.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Финн Кидланд, Эдвард Прескотт.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Вангари Маатаи.
Шулай ук кара [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? 2004 |