Нурихан Фәттах

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.

Нурихан Фәттах

Тулы исеме Нурихан Садрилмән улы Фәттах
Һөнәре язучы, тәрҗемәче, тарихчы
Туу датасы 25 октябрь 1928(1928-10-25)
Туу җире Башкортстан АССР, Яңавыл районы, Күчтавыл авылы
Милләте татар
Үлем датасы 18 февраль 2004(2004-02-18) (75 яшь)
Үлем җире Казан
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1994 ел РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «1992 ел кешесе»

Нурихан Садрилмән улы Фәттах (1928 елның 25 октябре2004 елның 18 феврале) — татар әдәбиятында тарихи жанрда әсәрләр язуны башлап җибәргән күренекле язучы, тәрҗемәче, тарихчы.

Тормыш юлы һәм иҗаты[үзгәртү]

Нурихан Фәттах 1928 елның 25 октябрендә Башкортстан АССРның Яңавыл районындагы Күчтавыл дип аталучы кечкенә татар авылында крестьян гаиләсендә туган. 1946 елда беренче номерлы Яңавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Университетны уңышлы тәмамлаганнан соң, 1951 елдан 1952 елга кадәр Татарстан китап нәшриятының яшьләр һәм балалар әдәбияты редакциясендә редактор, ә 1952-1953 елларда Чистай шәһәрендә "Сталин байрагы" исемле өлкә газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. 1953 елның маеннан, яңадан Казанга кайтып, профессиональ язучылык эшенә күчә.

Нурихан Фәттах балачагыннан ук әдәбият белән кызыксына торган була, мәктәптә укыган чагында ук хикәяләр, шигырьләр яза башлый. Студент елларында халык авыз иҗаты әсәрләрен җыя, халык риваятьләрен, йолаларын өйрәнә. Нурихан Фәттахның беренче шигырьләре 1944 елда "Совет әдәбияты" (хәзерге "Казан утлары") журналында, ә 1948 елда "Безнең хикәяләр" исемле күмәк җыентыкта беренче проза әсәре басыла. 1955 елда студент тормышын чагылдырган "Сезнеңчә ничек?" романын тәмамлый, һәм бу әсәр 1956нчы елда "Совет әдәбияты"нда басылып чыга.

1962 елда язучы "Бала күңеле далада" исемле зур романын яза, һәм берничә елдан соң аның "Мөдир Саҗидә" исемле повесте дөнья күрә.

Алтмышынчы еллардан башлап Нурихан Фәттах үзенең төп игътибарын тарихи әсәрләр ягына таба юнәлтә. Әдип "Ител суы ака торур" (1970), "Сызгыра торган уклар" (беренче китап,1977) романнарын, "Кол Гали" (1973) трагедиясен, "Ерак гасырлар авазы" (1976) исемле фәнни хезмәтен язып, татар әдәбиятында күтәрелмәгән тарих темасын яктырта.

Язучы балалар әдәбиятында һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендә дә мирас калдыра. Ул балалар өчен "Тегермәндә", "Ирек, Алмас һәм Җәлил", "Өч туган", "Безнең бабай" хикәя җыентыкларын һәм "Энҗеле үрдәк" пьеса-әкият яза.

Язучы 1965 елдан бирле СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

Нурихан Фәттах 2004 елның 18 февралендә Казанда вафат булды.

Бүләкләр[үзгәртү]

  • Әдәбиятны үстерүдәге хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка 1978нче елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирәләр.
  • Тарихны халыкка кайтару өлкәсендәге күп санлы хезмәтләре өчен Нурихан Фәттахка халыкара биографик үзәк (Кембридж, Англия) тарафыннан «1992 ел кешесе» исеме бирелде.
  • «Сызгыра торган уклар» исемле икенче романы өчен 1994 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]