Рабит Батулла

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Батулла

Тулы исеме Роберт Мөхлис улы Батуллин
Һөнәре язучы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе
Туу датасы 23 март 1938(1938-03-23) (76 яшь)
Туу җире Зәй районы Түбән Олоҗы авылы
Милләте татар
Әтисе Мөхлис Батуллин
Бүләк һәм премияләре ТАССРның атказанган сәнгат эшлеклесе,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2006 ел)

Рабит Батулла (чын исем Роберт Мөхлис улы Батуллин, 1938 елның 23 мартында туды) – күренекле татар язучысы, драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе.

Биография[үзгәртү]

Роберт Батуллин 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында туа. 1956-1961 елларда Мәскәүдә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, ике ел Г.Камал театрында актер булып эшли, шул ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә.

Иҗат[үзгәртү]

Рабит Батулла әдәбиятның төрле жанрларында ижат итә. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның «Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай» һ.б. пьесалары Казан, Донецк, Сарытау, Кемерово, Барнаул курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихерче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: курчак театрларының Бөтенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә. Тирән эчтәлекле, актуаль проблемаларны чагылдырган «Кичер мине, әнкәй!», «Өчәү юлга чыктык», «Туйлар узгач», «Сират күпере», «Мин Америка ачтым» һ.б. драма әсәрләре тамашачы һәм укучы тарафыннан яратып кабул ителә.

Рабит Батулла драматург буларак кына түгел, ә прозаик, балалар язучысы буларак та танылды.

Бүләкләр[үзгәртү]

Рабит Батуллага 1985 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Әдәбият өлкәсендә ирешкән уңышлары һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен ул Гаяз Исхакый исемендәге һәм Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге премияләренә лаеклы булды.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]