Фәнис Яруллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фәнис Яруллин latin yazuında])
Фәнис Яруллин
Туган телдә исем Фаниз Гатаулла улы Яруллин
Туган 9 февраль 1938(1938-02-09)
ТАССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы
Үлгән 8 декабрь 2011(2011-12-08) (73 яшь)
Казан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Жуковски урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ, соңрак Россия байрагы Россия Федерациясе
Һөнәре шагыйрь, язучы һәм драматург
Җефет Нурсөя Яруллина
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеХалыклар дуслыгы ордены
Муса Җәлил премиясе[2]
ТР халык шагыйре

 Фәнис Яруллин Викиҗыентыкта

Фәнис Яруллин, Фәнис (Фаниз [3]) Гатаулла улы Яруллин (9 февраль, 1938 ел, Татарстан АССР, Баулы районы, Кызылъяр авылы2011 елның 8 декабре, Казан) — татар шагыйре, язучы һәм драматург. Муса Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1995). «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры. 1968 елдан Татарстан язучылар берлеге әгъзасы.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фәнис Яруллин шагыйрь Рәзил Вәлиев белән

Фәнис Яруллин 1938 елның 9 февралендә Татарстан АССРның Баулы районы Кызылъяр авылында игенче гаиләсендә туган. Җидееллык белемне туган авылында ала, сигезенче сыйныфын Баулы урта мәктәбендә тәмамлый. 1954 елда «Татнефть» берләшмәсенең Баулы элемтә конторасында монтер булып эшли башлый. 1957 елда Совет Армиясе сафларына чакырыла. Армиядә һава укчы радистлар мәктәбендә укый, спорт белән мавыга. Спорт күнегүләренең берсендә турниктан егылып, имгәнеп, гомерлеккә йөри алмас хәлдә кала.

Озак еллар урын өстендә яки хастаханәләрдә дәваланып ятуына карамастан, Фәнис Яруллин бөтен тырышлыгын, рухи көчен үзенең белем дәрәҗәсен күтәрүгә, әдәби иҗат эшенең серләрен үзләштерүгә юнәлтә: 1963 елда экстерн тәртибендә урта мәктәп программасы буенча имтихан тота, 1970 елда исә, читтән торып укып, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Шул елларда шигырьләр, хикәяләр язарга керешә. Матбугатта аның беренче әдәби иҗат тәҗрибәләре 1960 елда Баулы район газетасында, аннан соң республиканың үзәк газета-журналларында басылалар. 1964 елда авторның беренче мөстәкыйль китабы — «Мин тормышны яратам» исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Аннан соң, алтмышынчы еллар дәвамында, мәктәп балаларына һәм яшүсмерләргә багышлап язылган тагын берничә хикәя һәм шигырь җыентыгы басылып чыга.

Җитмешенче еллар башында Фәнис Яруллин үзенең каләм көчен проза жанрының олырак формаларында да сынап карый. 1971 елда ул темасы бүгенге яшьләр тормышыннан алынып, сюжет нигезен автобиографик материаллар тәшкил иткән «Җилкәннәр җилдә сынала» исемле повестен тәмамлый. Әсәр «Казан утлары» журналында һәм Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басылып чыккач, аны әдәби җәмәгатьчелек тә, укучылар да хуплап каршы алалар. Бу повесте белән Фәнис Яруллин киң масса укучылар алдында таныла, әсәр русчага, казакъчага тәрҗемә ителә.

Фәнис Яруллин — ике дистәгә якын шигырь һәм проза китаплары авторы. 1978 елда «Аерылмас дустым» һәм «Сулыш» шигъри җыентыклары өчен автор Татарстанның Муса Җәлил исемендәге комсомол премиясенә лаек булды. Аның «Әнә килә автомобиль» комедиясе Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры сәхнәсенә менеп, берничә сезон рәттән өзлексез уйналып килде һәм тамашачыларда уңыш казанды.

Фәнис Яруллин аеруча хикәя жанрында уңышлы эшли. Анын үзенчәлекле юмор белән сугарылган, тормышчан, заманча, оптимистик хикәяләре «һәркемнең үз сукмагы» дигән чираттагы җыентыгына тупланган, Әдипнең поэтик иҗатыннан аерым үрнәкләр рус теленә тәрҗемә ителеп, «Современник», «Аврора», «Волга», «Байкал» кебек журналларда һәм «Литературная Россия», «Комсомольская правда» кебек үзәк газеталарда да урын ала килә.

Язучы 2011 елның 8 декабрендә Казан шәһәрендә вафат була[4].

Фәнис Яруллин музее (Кызылъяр)

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan
  2. http://kitap.net.ru/yarullin.php
  3. Паспорты буенча исеме — Фаниз. Китапта: Ф. Яруллин. Хәтер төпләрендә утлы күмер. Чабаксар, 2013, 395- биттә. ISBN 978-5-86765-469-6
  4. Фәнис Яруллин бакыйлыкка күчте(үле сылтама)
  5. Казанда Фәнис Яруллинга истәлек тактасы куелды. Азатлык радиосы, 29.09.2021

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Викиөзек эчендә Фәнис Яруллин темасы буенча бит бар