Равил Фәйзуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Равил Фәйзуллин latin yazuında])
Равил Фәйзуллин
Туган телдә исем Равил Габдрахман улы Фәйзуллин
Туган 4 август 1943(1943-08-04) (80 яшь)
Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач авылы
Ватандашлыгы / ССРБ
Россия байрагы Россия Федерациясе/Татарстан байрагы Татарстан
Һөнәре шагыйрь
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
Гаяз Исхакый премиясе (2012)

 Равил Фәйзуллин Викиҗыентыкта

Викиөзек эчендә Равил Фәйзуллин темасы буенча бит бар

Равил Фәйзуллин — күренекле татар шагыйре. Татарстанның халык шагыйре (1999).

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул 1943 елның 4 август[1] Балык Бистәсе районының Балтач (Юлсубино) авылында туган. Котлы Бөкәштә урта мәктәпне, 1965 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы аспирантурада укый. 1968-1972 елларда Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җаваплы секретаре була. 1989 елдан —“Казан утлары” журналының баш мөхәррире. 1996 елдан Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шагыйрь урта мәктәптә укыганда яза башлый. Шигърият мәйданына “Казан утлары”нда басылган “Нюанслар иле” дигән шигъри циклы белән чыга. Шуннан соң аның “Рәсем ясыйм”, “Аҗаган”, “Монологлар һәм диалоглар”, “Мәрмәр”, ”Гадиләргә гимн”, “Наз”, “Шигырьләр һәм поэмалар”, “Кошлар юлы”, “Якты моң”, “Җырларда ил гаме” һ.б. күп китаплары, 5 томлык сайланма әсәрләре дөнья күрде. ”Саз”, “Суровая нежность”, “Миг возвращения”, “Мой звёздный час”, “Полнолуние”, “Короткие стихи” һ.б. китаплары рус телендә басылып чыкты.

Р. Фәйзуллин поэзиясе алтмышынчы елларда, фәнни-техник революция чорында формалашкан буынның дөньяга карашын, тормышка мөнәсәбәтен, рухи һәм әхлакый эзләнүләрен яңача, заманча чагылдырырга омтылуы белән үзенчәлекле. Шагыйрьнең күпчелек шигырьләре хәзерге заман кешесенә төбәп язылган, интеллектуаль укучыга адресланган.Тирән уй, фәлсәфи олы фикер, гражданлык пафосы — шагыйрь лирикасының төп асылын шулар билгели.

Р. Фәйзуллин — шигырьдә кыскалыкка, аз сүзлелеккә омтылучы шагыйрьләрдән. Аның шигырьләрендә традицион поэзиягә хас тасвирчылык һәм гадәти сюжет төенләнешләре бөтенләй очрамый диярлек. Ул үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага ?Ур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла.

Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу инәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Р. Фәйзуллин җитмешенче еллардан башлап халык җырына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа иҗади уңышларга ирешә. Хисләре тагы да тирәнрәк һәм каталырак, фикерләре тагы да саллырак, колачлырак төс ала.

Р. Фәйзуллин поэма жанрында һәм, аеруча, балалар поэзиясендә актив иҗат итә. «Көрәшчеләр» (1968), «Гадиләргә гимн» (1969), «Сәйдәш» (1981) поэмалары, балалар өчен язылган «Рәсем ясыйм», «Күмәч пешеге челәр җыры», «Чәчәкләр үстердем», «Паласны кем кагар?», «Якты мон исемле шигырь китаплары шагыйрь иҗат эшчәнлегенең үзенчәлекле" бе өлешен тәшкил итәләр.

1984 елда шагыйрьнең әдәбият, сәнгать мәсьәләләренә багышланган әдәби-публицистик мәкаләләре һәм төрле республикаларга, чит илләргә сәяхәте турындагы юл язмалары тупланган «Җырларда — ил гаме» исемле яңа китабы басылып чыкты.

Равил Фәйзуллин әсәрләре берничә тапкыр төрле дәрәҗәдәге премияләр аерым алганда: 1966 елда яшь шагыйрьләрнең Мәскәүдә ВЛКСМ ҮК оештырган Бөтенсоюз фестивале премиясе, 1973 елда «Дружба народов» журналы премиясе, 1970 елда «Мәрмәр» исемле китабы өчен Татарстан комсомолының М. Җәлил исемендәге премиясе һәм, ниһаять, 1978 елда (35 яшендә) «Шигырьләр һәм поэмалар» (1976) китабы өчен Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

Р. Фәйзуллинның аерым әсәрләре, рус теленнән тыш, башкорт, кыргыз, әзәрбайҗан, чуваш, литва, эстон, грузин һ.б. тугандаш халыклар телләрендә һәм шулай ук немец, поляк, француз, гарәп кебек чит ил телләрендә дә дөнья күрде.

Р. Фәйзуллин берничә мәртәбә өлкә һәм шәһәр партия-комсомол оешмаларының җитәкче органнарына сайланды, ике мәртәбә шәһәр советы депутаты булды. Ул—1968 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, 1975—1980 елларда исә РСФСР Язучылар союзы идарәсе члены булып торды. 1985 елда аңа РСФСРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Фәйзуллин — 1966 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Басылган китаплары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Рәсем ясыйм: [Шигырьләр].— Казан: Таткитнәшр., 1965.—30 б., ил. 2500.
  • Аҗаган: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.—71 б., ил. 7000. Рец.: Мингалимов Р. — Татарстан яшьләре, 1966, 29 окт.Харисов Р.— Казан утлары, 1967, № 1, 151—152 б.
  • Монологлар һәм диалоглар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 67 б. 4700. Рец.: Дәминов Ә.—Казан утлары, 1968, № 9, 115—117 б.
  • Мәрмәр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—102 б. 3000. Рец.: М ә һ д и е в М. Шагыйрь күңелендә ниләр бар? — Казан утлары, 1969, № 11, 169—172 б.; Хөсни Ф. Мәрмәр ясый безнекеләр.— Соц. Татарстан, 1969, 21 авг.
  • Гадиләргә гимн: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1971- 167 б., портр. 4000. Рец.: Әхмәтҗанов Рифкать. Замана һәм шагыйрь.—Татарстан яшьләре, 1971, 4 дек.; Әхмәтҗанов Роберт. Әгәр без дә эндәшмәсәк?— Соц. Татарстан, 1972, 27 авг.
  • Наз: Лирик шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1973.—208 б. 3000. Рец.: Вәлиев М. «Безгә ак болыт булырга язмаган шул.- Кит.: Вәлиев М. Яшьләр мәйданга чыга: Әдәби тәнкыйть мәкаләләр -Казан, 1978, 12—30 б.; шул ук мәкалә.— Казан утлары, 1974, №| 164—172 б.; Гаффар Ә. Сүз белән рәсем ясый.— Татарстан яшьләрe 1973, 3 июнь; Мингалимов Р. Шигырьдән миңа ни кирәк? — Соц. Татарстан, 1974, 3 март; Миңнуллин Т. Тәнкыйтьчеләр өлгере че.—Казан утлары, 1974, № 3, 182—183 б.
  • Шигырьләр һәм поэмалар: — Казан: Таткитнәшр., 1976.—448 б. 4000. Рец.: Мостафин Р. Хис һәм фикер берлеге.— Кит.: Мостафин.Р. Жаваплылык тойгысы: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 1-178 б.; шул ук мәкалә.—Казан утлары, 1978, № 2, 176—180 б.; Г а ф ф а р Ә. Нәрсә илтәсең, шагыйрь? — Соц. Татарстан, 1977, 29 янв.; Мансуров 3. Көрәшкә өндәүче җыр.— Татарстан яшьләре, 1977, 21 май.
  • Күмәч пешерүчеләр җыры. [Худож. С. Насыйрова].— Казан: Таткитнәшр., -977.—16 б. 10 000.
  • Кыска шигырьләр:—Казан: Таткитнәшр., 1978.—192 б. 3000. Рец.: Вәлиев Мөдәррис. Таяну ноктасы.— Татарстан яшьләре, 1979, 4 сент.; Мансуров 3. Сүзне олылау.— Соц. Татарстан, 1979, 14 янв.
  • Чәчәкләр үстердем: Буяу өчен альбом. [Текст авт. Р. Фәйзуллин. Худож. С Насыйрова].— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 16 б., ил. 25 000.
  • Паласны кем кагар?: Шигырьләр. [Худож. Г. Эйдинов].— Казан: Таткитнәшр., 1980.—32 б., ил. 20 000.
  • Кошлар юлы: Шигырьләр. [Г. Ахунов кереш сүзе].— Казан: Таткитнәшр., 1981.—415 б., портр. 3000. (Шигырь к-ханәсе). Рец.: Хисмәтуллин Р. Вөҗдан белән сөйләшү.— Соц. Татарстан, 1982, 18 февр.
  • Якты моң.: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—80 б., 3500.
  • Җырларда —ил гаме: [Мәкаләләр].— Казан: Таткитнәшр., 1984.— 264 б. 10 000.
  • Саз: Стихи.—М.: Молод. гвардия, 1974.—112 с. 18 000. Рец.: Коркин В. Свет в зерне.— Лит. Россия, 1975, 11 июля, с. 12.
  • Суровая нежность: Стихи /Предисл. С. Хакима.— Казань: Таткнигоиздат, 1974.—207 с. 4000. Рец.: Авдеев А. Большой мир поэта.— Сов. Татария, 1974,15 сент.; Сальтина Н. Глоток воды родниковой.— Комсомолец Татарии, 1974, 20 окт.; Васильев Ф. «Живите и здравствуйте!» — Дружба народов, 1975, № 5, 279—280; Миндубаев Ж. Верность огню.—Комсомолец Татарии, 1975, 10 янв.
  • Миг возвращения: Стихи.—М.: Сов. писатель, 1976.—160 с, портр. 10 000. Рец.: Петров А. Место под солнцем.— Сов. Татария, 1976, 26 сент.; Мустафин Р. Связь контрастов.— Лит. обозрение, 1977, № 5, с. 35—36.
  • Песня веселых пекарей /Пер. М. Аввакумовой. Худож. С. Насырова.— Казань: Таткнигоиздат, 1977.—16 с, ил. 300 000.
  • Мой звездный час: Стихи и поэмы. Пер. с татар. Предисл. М. Карима.— М.: Сов. Россия, 1978.—350 с. 20 000. Рец.: Дементьев В. Миг невозвратный.— Лит. Россия, 1979, 9 марта, с. 17; Каюмова Ф.—Сов. Татария, 1979, 26 апр.; Щипахина Л. Час земной —час звездный.— Лит. газ., 1979, 18 апр.; Шестинский О. Убежденность поэта.— Правда, 1979, 13 февр.
  • Короткие стихи. [Предисл. В. Туркина]. Пер. с татар.—М.: Современник, 3980.—127 с. 10 000. Рец.: Махмудов А. Сплав мысли и чувства.— Веч. Казань, 1979, 15 июня; Папернов Е.—Новый мир, 1982, № 5, с. 268.
  • Полнолуние: Стихи. /Пер. с татар.—М.: Современник, 1983.—160 с. 10000. Рец.: Любимов Е. Нерасторжима цепь добра.— Сов. Татария, 1983, 11 дек.

Аның турында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Зөкарнәев Ф. Аңлыем дип шагыйрь җанын...—Кит.: Идел: Яшьләрнең әдәби альманахы, 1977, № 8, 77—82 б.
  • Ахунҗанов И. Поэзия турында фрагментлар.—Кит.: Ахунҗанов И. Художник Һәм аның сүзе: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1978, 89—98 6.
  • Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 Фәйзуллин турында 158—162 б.
  • Фәттах Н. Шигырьме, әллә башваткычмы?—Татарстан яшьләре, 1965, 17 июнь.
  • Хәким С. Поэзиябезгә яна шагыйрь килә. Казан утлары, 1967, № 2, 115 б.
  • Нигъмәтуллин К. Үзенчә жырлый. Татарстан яшьләре, 1970, 25 июнь.
  • Утызынчы яз. Татарстан яшьләре, 1973, 24 февр.
  • Вәлиев Р. Яшәүне зурллу. Соц. Татарстан , 1978, 6 апр.
  • Мустафин Р. Сохранить в себе человека.— Дружба народов, 1973. № 6, с. 165.
  • Хаким С. Всего одна песня.— Сов. Татария, 1973, 21 окт.
  • Хаким С. Шаги впереди идущих.—Лит. газ., 1974, 11 дек., с. 4.
  • Шарипов В. Будить в человеке человеческое.— Комсомолец Татарии, 1977, 21 авг.
  • Авдеев А. Единое слово Равиля Файзуллина.— Сов. Татария, 1981,, 21 апр. Дементьев В. Путь к слову: (Заметки о творчестве Р. Файзуллина).— Волга, 1981, № 3, с. 152—158.
  • Мустафин Р. «Я ведь на земле совсем недавно...»: О стихах Равиля Файзуллина.— Лит. газ., 1982, 7 апр., с. 5.

Хөрмәтләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Берничә тапкыр өйләнгән. Балалары:

  • улы Алмаз (1969 елгы, Мәскәүдә яши), Алмазның хатыны Алия, кызы Чулпан, уллары Ильяс, Камил.
  • соңгы никахыннан улы Газиз (22 яшьтә), вуз тәмамлаган, дүрт тел белә.[3]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. наши писатели. әдипләребез. Биобиблиографический справочник. т.2., стр.491
  2. Рузилә Мөхәммәтова. Равил Фәйзуллинның туган авылында аңа багышланган музей-салон ачылды. Татар-информ, 12.01.2023
  3. 3,0 3,1 Альбина Гайнуллина. Равил Фәйзуллин: «Кеше суда гына оча ала». «Акчарлак», 2.08.2023, № 30, 2-3, 11нче бит.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Совет Татарстаны язучылары" китабы (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]