Фәйзуллин
Фәйзуллин — татар фамилиясе. Гарәп теленнән кергән «Фәйз» («җиңүче», «теләгенә ирешүче»)[1] исеменнән ясалган.
- Әбүзәр Фәйзуллин (07.04.1964), баянчы, ТР атказанган артисты (1997).
- Әхмәт Фәйзуллин (Әхмәт Фәйзи, 1903-1958), язучы, Тукай бүләге иясе (1958).
- Габделбарый Фәйзуллин (Барый Болгарский, 1884-1927), Сәйяр, Буа, Камал театрлары артисты, Хезмәт Батыры (1926).
- Габдулла Фәйзуллин (1929), БАССР Хәйбулла районы тракторчысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1967).
- Җәүдәт Фәйзуллин (Җәүдәт Фәйзи, 1910-1973), композитор, Тукай бүләге иясе (1966).
- Җиһанша Фәйзуллин (1904-1985), Советлар Берлеге Каһарманы (1945), сержант.
- Заһид Фәйзуллин (Заһид Фәйзи, 1933-2013), язучы, инженер.
- Ильяс Фәйзуллин (15.08.1950), рәссам, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе.
- Ирек Фәйзуллин (1962), ТР министры (2010-2018), ТР атказанган төзүчесе.
- Искәндәр Фәйзуллин (1911-1988), ерак араларга йөзүче, тренер, табиб.
- Мидхәт Фәйзуллин:
- Мидхәт Фәйзуллин (1908—1990), табиб, фән докторы, профессор.
- Мидхәт Фәйзуллин (1925—1988), газ белән эретеп ябыштыручы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971) (Ишембай).
- Мирхәйдәр Фәйзуллин (Мирхәйдәр Фәйзи, 1891-1928), драматург.
- Равил Фәйзуллин (04.8.1943), шагыйрь, Тукай бүләге иясе (1978).
- Рөстәм Фәйзуллин (Рөстәм Акъегет, 1951—2020), шагыйрь. Р. Фәйзуллинның энесе.
- Фәнил Фәйзуллин (1942), фәлсәфә фәннәре докторы (1983), профессор (1984). БР ФА академигы (1991). БАССР атказанган фән эшлеклесе (1985).
- Харис Фәйзуллин (Харис Фәйзи-Чистапули, 1871-1933), Хөсәения мәдрәсәсе мөгаллиме, «Әхбар» газетасы нәшире, Җ. Фәйзинең әтисе.
- Хәниф Фәйзуллин (1921-1943), Советлар Берлеге Каһарманы (1944, вафатыннан соң), өлкән лейтенант.
- Мәрзия Фәйзуллина (Тәрҗеманова, 11.06.1930), шагыйрә.
- Маһинур Фәйзуллина, АДПИ доценты, татар хатын-кызларыннан беренче филология фәннәре кандидаты.
- Тәслимә Фәйзуллина, Тинчурин театры артисты, ТР халык артисты.
- Гәүһәр Фәйзуллина (1924-1987), Социалистик Хезмәт Каһарманы (1966).
- Фәридә Фәйзуллина, җырчы, ЧР атказанган мәдәният хезмәткәре.
- Ләйсән Фәйзуллина, Камал театры артисты.
- Алсу Фәйзуллина, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2008 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сүзнең яки сүзтезмәнең мәгънәләре исемлеге. Сез монда башка мәкаләдән эләккән булсагыз, зинһар, кире кайтып сылтаманы тикшерегез. Ул мәкаләгә сылтарга тиеш. |