Ленар Җамалетдинов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ленар Җамалетдинов latin yazuında])
Ленар Җамалетдинов
Туган 17 декабрь 1935(1935-12-17) (88 яшь)
Урта Лашчы, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]

Линар Җамалетдинов (Линар Шәйхи улы Җамалетдинов, 17 декабрь 1935(1935-12-17) (88 яшь), Урта Лашчы, Буа районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — фольклорчы, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1995). 1964-1970 елларда ТАССР МШ каршындагы радиотапшыру һәм телетапшыру буенча комитетында музыкаль тапшырулар мөхәррире, 1970 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1997 елдан ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында. Татар фольклорының прозаик жанрлары турында фәнни хезмәтләр авторы. «Татар халык иҗаты» дип исемләнгән унике томлык фәнни хезмәт өчен (коллектив әгъзасы) Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе белән бүләкләнгән (1989).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0