1984 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
1984 ел — милади тәкъвимендә якшәмбе көненнән башланган кәбисә булмаган ел.
| Еллар |
|---|
| 1980 · 1981 · 1982 · 1983 — 1984 — 1985 · 1986 · 1987 · 1988 |
| Унъеллык |
| 1960‑еллар · 1970‑еллар — 1980‑еллар — 1990‑еллар · 2000‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Эчтәлек |
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 1 гыйнвар — Бруней бәйсезлекне яулый.
- 8 февраль — Югославиянең Сараево шәһәрендә XIV Кышкы Олимпия уеннары ачыла.
- 11 февраль — Гыйрак һава көчләре Иранның хәрби булмаган объектларга һөҗүм итә.
- 13 февраль — Юрий Андропов үлеменнән соң ЦК КПССның яңа Генераль сәркатибе вазифасына Константин Черненко керешә.
- 4 апрель — АКШ президенты Рональд Рейган халыкара дәрәҗәдә химик коралны тыюга өнди.
- 6 апрель — 56 нчы Оскар кинопремиясен тапшыру тантанасы.
- 19 апрель — Рәсми рәвештә Австралия милли гимны раслана.
- 8 май — ССРБ АКШның Лос-Анджелес шәһәрендәге җәйге Олимпиада уеннарына бойкотын белдерә.
- 8 июнь — Дисней үрдәге Дональд Дак АКШ киноактерлары гильдиясенең мактайлы әгъзасы була.
- 25 июль — Светлана Савицкая ачык космоска чыккан беренче хатын-кыз була.
- 28 июль — АКШның Лос-Анджелес шәһәрендә Җәйге Олимпиада уеннары башлана.
- 23 август — Елена Боннэр 5 ел сөргенгә хөкем ителә.
- 11 октябрь — ачык космоска беренче американ хатын-астронавт — Кэтрин Салливэн — чыга.
- 25 октябрь — Төркиядә соңгы тапкыр үлем җазасы гамәлгә ашырыла.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1984 елда туганнар
- 6 апрель — Айгөл Миншакирова (Иркә), татар җырчысы.
- 10 апрель — Мэнди Мур, АКШ актрисасы, җырчы.
- 5 май — Алексей Зацепин, йөзү буенча Татарстанның беренче халыкара класслы спорт остасы.
- 24 май — Фидаил Мәҗитов, татар шагыйре, язучы, журналист.
- 4 июнь — Ландыш Нигъмәтҗанова, татар җырчысы.
- 27 сентябрь — Аврил Лавин, Канада җырчысы.
- 10 октябрь — Павел Дуров, «В Контакте» социаль челтәрен оештыручыларның берсе.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1984 елда вафатлар
- 9 февраль — Юрий Андропов, ССРБ сәясәтчесе.
- 13 февраль — Юныс Әхмәтҗанов, татар ашчысы.
- 18 февраль — Зәки Нури, татар шагыйре, публицист.
- 1 октябрь — Хәмит Зөбәер Кошай эмигрант татар галиме.
- 14 октябрь — Мартин Райл, инглиз радиоастрономы, Нобель премиясе лауреаты.
- Зәйнәп Бәширова, татар шагыйрәсе.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Гәрәй Рәхим, татар шагыйре[1].
- Әмирхан Еники, татар язучысы[1].
Нобель премиясе лауреатлары [үзгәртү]
- Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Карло Руббиа, Симон ван дер Мер.
- Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Роберт Меррифилд.
- Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Нильс Ерне, Георг Кёлер, Сезар Мильштейн.
- Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Ярослав Сейферт.
- Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Джон Стоун.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе — Десмонд Туту.