1912 ел
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
| Еллар |
|---|
| 1908 · 1909 · 1910 · 1911 — 1912 — 1913 · 1914 · 1915 · 1916 |
| Унъеллык |
| 1890‑еллар · 1900‑еллар — 1910‑еллар — 1920‑еллар · 1930‑еллар |
| Гасырлар |
| XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
1912 ел – милади тәкъвиме буенча дүшәмбе көненнән башланган ел.
Вакыйгалар [үзгәртү]
- 29 март — Антарктидада сәяхәт кылган Роберт Скотт көндәлегендә соңгы язу калдыра.
- 17 гыйнвар — британ сәяхәтчесе Роберт Скотт Көньяк полюсына җитә (Руаль Амундсен экспедициясеннән соң бер ай үтә).
- 2 апрель — «Титаник» лайнеры диңгезгә сынауга чыга. Ул аны уңышлы үтә.
- 14 апрель — «Титаник» айсбергка бәрелде.
- 18 декабрь — АКШ конгрессы наданнарны илгә кертмәү турында канун кабул итә.
Туулар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1912 елда туганнар
- 20 гыйнвар — Галимҗан Латыйпов, татар шагыйре.
- 31 гыйнвар — Мансур Абдрахманов, татар фәлсәфәчесе һәм җәмәгать эшлеклесе.
- 12 май — Чыңгыз Әхмәров, татар рәссамы.
- 27 март — Джеймс Каллаган, Бөекбритания сәясәтчесе, премьер-министр.
- 15 июль — Мәгубә Сыртланова, Советлар Берлеге каһарманы.
- 15 август — Рәхим Саттар, җәлилче-шагыйрь.
- 19 сентябрь — Нури Арсланов, татар шагыйре, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
- 1 октябрь — Лев Гумилев, тарихчы, фәлсәфәче.
- 17 октябрь — Гали Хуҗиев, татар шагыйре.
- 21 октябрь — Фәйзи Гаскәров, биюче һәм хореограф.
- 22 декабрь — Мостафа Ногман, шагыйрь, тел галиме.
Вафатлар [үзгәртү]
Шулай ук карагыз: Төркем:1912 елда вафатлар
- 29 март — Роберт Скотт (Robert Falcon Scott) (р. 1868), инглиз Антарктида өйрәнүче, Көньяк полюсны Руаль Амундсеннан 33 көнгә соңрак ачкан.
- 14 май — Август Стриндберг, швед язучысы.
- 13 август — Жюль Массне, француз композиторы.