Титаник

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Титаник latin yazuında])
Төп мәгълүмат
Тасвир
Озынлык 268,98 м
Киңлек 28,2 м
Биеклек 10,54 м
Техник үзлекләр
«Титаник» үзенең беренче һәм соңгы сәфәренә чыга, 1912 елның 10 апреле

«Тита́ник» (ингл. RMS Titanic) — «Уайт Стар Лайн» ширкәтенең британ пароходы.

Титаник 1909 елның 31 мартында төзелә башлый. Ул чорда “Титаник” дөньядагы иң зур пассажирлар корабы булып исәпләнә, аның озынлыгы 268 метр, авырлыгы 46328 тонна тәшкил итә.[1]

1912 елның 2 апрелендә «Титаник» лайнеры диңгезгә сынауга чыга. Ул аны уңышлы үтә.

1912 елның 10 апрелендә Британиянең Саутгемптон шәһәреннән сәяхәткә чыга. 14 апрельдә, океанда боз тавына бәрелеп, бата. Фаҗига вакытында “Титаник”та 1 316 пассажир, 908 экипаж әгъзасы, барлыгы 2 мең 224 кеше була, шуларның 711е генә исән кала. Корабта барлыгы 1514 кеше һәлак булган[2].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]