Җәүдәт Фәйзрахманов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җәүдәт Фәйзрахманов latin yazuında])
Җәүдәт Фәйзрахманов
Туган 27 июнь 1948(1948-06-27) (75 яшь)
Носы, Арча районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
Яшәгән урын Рихард Зорге урамы, Казан[1]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Казан дәүләт аграр университеты
Гыйльми дәрәҗә: фәннәр докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

 Җәүдәт Фәйзрахманов Викиҗыентыкта

Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов (1948 елның 27 июне, Носы авылы, Арча районы, Татарстан АССР, ССРБ) — Казан дәүләт аграр университеты ректоры, икътисад фәннәре докторы (1991), профессор (1993)[2], Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы (2013), Халыкара югары мәктәп академиясенең хакыйкый әгъзасы (1997), Россия авыл хуҗалыгы мәгарифе академиясенең мөхбир-әгъзасы (1995).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәүдәт Ибраһим улы Фәйзрахманов 1948 елның 27 июнендә Татарстан АССРның Арча районы Носы авылында туа. 1966 елда Лаеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. Техникумны тәмамлаганнан соң Татарстан Республикасы Арча районының «Первый май» колхозында икътисадчы булып эшли. 1972 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. 1973 елда институт аспирантурасына укырга керә. Әмма 1974 елда Җәүдәт Фәйзрахмановка Совет Армиясендә хезмәт итү белән бәйле рәвештә аспирантурада укуын туктатырга туры килә.

1977— 1990 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад кибернетика кафедрасы ассистенты, өлкән мөгаллиме, доценты. 1978 елда «сөт терлекчелеге үсеш алган хуҗалыкларда рациональ азык базасын оештыру һәм планлаштыру мәсьәләләре» темасына икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[3]. 1991 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы Академиясендә икътисад фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый[4].

1990 елдан-авыл хуҗалыгында икътисад һәм маркетинг кафедрасы мөдире, Казан дәүләт ветеринария академиясенең авыл хуҗалыгы икътисады һәм ветеринария эшен оештыру кафедрасы доценты. 1992 елда Җәүдәт Фәйзрахмановка икътисад һәм маркетинг кафедрасы профессоры исеме бирелә. 1996 елдан КДАУның авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы мөдире булып эшли. Шул ук елның августында вузның ректоры итеп сайлана. 2009 елның сентябрендә Татарстан Республикасының регби федерациясе җитәкчесе итеп билгеләнә[5]. 2018 елның 17 июлендә университет ректоры постыннан отставкага китә[6].

Җәүдәт Фәйзрахманов 62 фәнни, укыту-методик хезмәт, шул исәптән 7 монография һәм студентлар өчен 8 укыту кулланмасы һәм методик күрсәтмәләр, 6 фәнни-методик күрсәтмә авторы.

Гаилә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хатыны — Асия Дамир Кызы Фәйзрахманова.
  • Улы — Марат Җәүдәт улы Фәйзрахманов — икътисад фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары, Казначылык департаменты директоры[7].
  • Кызы — Гөлнара Җәүдәт кызы Крупина — икътисад фәннәре кандидаты, Казан дәүләт аграр университетының авыл хуҗалыгы җитештерүе белән идарә итү кафедрасы доценты, «Лучано» СПА-отель генераль директоры урынбасары[8].

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. https://jitely.info/kazan/%F4%E0%E9%E7%F0%E0%F5%EC%E0%ED%EE%E2%20%E4__2.html
  2. Файзрахманов Джаудат Ибрагимович.
  3. ВОПРОСЫ ОРГАНИЗАЦИИ И ПЛАНИРОВАНИЯ РАДМОНАЛЬИОЙ КОРМОВОЙ БАЗЫ В ХОЗЯЙСТВАХ С РАЗВИТЫМ МОЛОЧНЫМ СКОТОВОДСТВОМ
  4. Биография — Казанский государственный аграрный университет.
  5. В Татарстане официально создана Федерация регби.
  6. Айрат Валиев назначен ректором Казанского государственного аграрного университета.
  7. Первый заместитель министра финансов - Директор Департамента казначейства РТ. әлеге чыганактан 2020-10-09 архивланды.
  8. Elena Chikalova. Крупина Гульнара.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]