Хәнисә Алишина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Хәнисә Алишина latin yazuında])
Хәнисә Алишина
Туган телдә исем Хәнисә Чәйдәт кызы Алишина
Туган 29 май 1953(1953-05-29) (70 яшь)
Төмән, Төмән өлкәсе, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре тел галиме, профессор
Бүләк һәм премияләре Җамал Вәлиди премиясе (2021)
ТР ФА «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале (2023)

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина (рус. Алишина Ханиса Чайдатовна[1].) — татар галимәсе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (2007 елдан). Җамал Вәлиди премиясе лауреаты (2021), ТР ФА «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале иясе (2023).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1953 елның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Педагогик хезмәтенең башлануы өлкәнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып, Хәнисә халкыбызны рухи торгынлыктан уяту һәм чыгару юлларын тиш башлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дорес тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Себер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һәм башка язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла. Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлеге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли. Хәнисә Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый. Соңгы унбиш ел эчендә университетта бүлеккә 200 дән артык укучы кабул ителеп, бүлек инде үзенең ун чыгарылышын бирә.

Профессор Хәнисә Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библиографы була, «Луноликая красавиңа Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Милләт язмышы — Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 2021 ― Җамал Вәлиди премиясе ― «Булат Сулейманов и его наследие в отечественной культуре» (Печатник, 2019) монографиясе өчен[2].
  • 2023 ― Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале ― күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү һәм фәнни-оештыру эшчәнлеге өчен[3][1].

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]