Разил Вәлиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Разил Вәлиев latin yazuında])
Разил Вәлиев
Туган телдә исем Разил Исмәгыйль улы Вәлиев
Туган 4 гыйнвар 1947(1947-01-04) (77 яшь)
СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ширәмәт районы, Ташлык
Үлгән 20 октябрь 2023(2023-10-20) (76 яшь)
Казан, Россия
Яшәгән урын Чистай урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер А. М. Горький ис. Әдәбият институты
Һөнәре язучы, җәмәгать эшлеклесе, дәүләт эшлеклесе
Җефет Алия Вәлиева, табиб[2]
Балалар Сөембикә Җиһаншина
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясеТатарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе - 1982Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре - 1990Татарстанның халык шагыйре - 2011Дуслык ордены - 2022
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

 Разил Вәлиев Викиҗыентыкта

Викиөзек эчендә Разил Вәлиев темасы буенча бит бар

Разил Вәлиев, Разил Исмәгыйль улы Вәлиев (1947 елның 4 гыйнвары, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Ширәмәт районы, Ташлык2023 елның 20 октябре, РФ, ТР, Казан) — татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2007), Татарстанның М. Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. Татарстан Фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы (2017). Түбән Кама шәһәренең мактаулы гражданы. Ингушетия Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе[3].

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

1972-1981 елларда Р. Вәлиев «Ялкын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр, әдәби бүлек мөдире, җаваплы сәркатибе вазифаларын башкара. 1981-1984 елларда ул Чаллы Язучылар оешмасының сәркатибе, 1984-1986 елларда Татарстан Язучылар берлегенең идарә рәисе урынбасары, 1986-2000 елларда Татарстан Республикасының Милли китапханә директоры булып эшли.

Разил Вәлиев шагыйрь, язучы, җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе буларак танылды. Аның «Зәңгәр кабырчыклар» (1971), «Яшен тамыры» (1977), «Ядкарь» (1987), «Бер алманы бишкә бүләек» (1992), «Кышкы учак» (1994), «Сүзләрдән дисбе» (1996) шигырь җыентыклары; «Эт кояшы», «Яшисе килә» (1982) һ.б. повестьлары һәм «Мирас» (1990) романы дөнья күрде. Әдипкә «Яшисе килә» повесте һәм популяр җырлары өчен 1982 елда Муса Җәлил исемендәге Республика бүләге тапшырылды.

Разил Вәлиевнең иҗаты драматургия белән дә бәйле. Аның «Әйдә барыйк, кызлар карыйк!» (1988-1989), «И машина, машина, җитте минем башыма» (1990), «Куркыныч уен» («Шомбай», 1989) һ.б. пьесалары 4 томда басылып чыккан «Сайланма әсәрләр»дә (19992000) урын алды. Р. Вәлиев пьесаларына куелган спектакльләр К. Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында, шулай ук республиканың башка театрларында уңыш казанды.

Разил Вәлиев киңкырлы эшчәнлеге өчен «Планетада цивилизацияне, яшәешне һәм мәдәниятне саклауга һәм үстерүгә керткән хезмәтләре өчен» халыкара көмеш медаль белән бүләкләнде.

Разил Вәлиев — Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1990, 1997), Россия Гуманитар фәннәр академиясенең шәрәфле академигы (1997), Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Ул — 1979 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

2023 елның 20 октябрендә 76 яшендә вафат[4]. Курган зиратында җирләнгән.[5].

Еллар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басылган драма әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Вәлиев Р. Сайланма әсәрләр: Сәхнә әсәрләре, мәзәкләр һәм тәрҗемәләр. — 3 т. — Казан: Милли китап, 2000. — 463 б.
  • Вәлиев Р. Әсәрләр 4 томда. — 3 т. Пьесалар, язмалар, әдәби тәрҗемәләр. Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 478 б.

Бүләкләр, мактаулы исемнәр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сәяси эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Югары Советы депутаты (1990-1995), 1995 елдан Татарстан халык депутаты, 2000-2019 елларда Татарстан Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр Комитеты рәисе.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 5 нче чакырылыш депутатлары (2014-2019) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 4 нче чакырылыш депутатлары (2009-2014) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 3 нче чакырылыш депутатлары (2004-2009) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 2 нче чакырылыш депутатлары (1999-2004) Калып:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 1 нче чакырылыш депутатлары (1995-1999) Калып:Татарстан Республикасы Югары Шурасы депутатлары (1990-1995)