Мәҗит Вәлиуллин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Мәҗит Вәлиуллин latin yazuında])
Мәҗит Вәлиуллин
Туган телдә исем Мәҗит Әгъли улы Вәлиуллин
Туган 24 июль 1941(1941-07-24) (82 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы , Йосыф-Алан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан (Идел буе) федераль университеты
Һөнәре укытучы, журналист
Эш бирүче «Мәгариф» журналы
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре - 2003ТАССР атказанган мәдәният хезмәткәре - 1988 «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале - 2005
Сайт Мазит Валиуллин

Мәҗит Вәлиуллин, Мәҗит Әгъли улы Вәлиуллин (1941 елның 24 июле, СССР, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Йосыф-Алан) ― педагог, журналист, «Мәгариф» журналының баш мөхәррир урынбасары (1987 елдан), Татарстан АССР (1988) һәм Россия Федерациясенең (2003) атказанган мәдәният хезмәткәре. Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (2008).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның 24 июлендә[1] Саба районының Юлбат авыл җирлегенә керүче[2] Йосыф-Алан авылында туган.

Казан дәүләт педагогика институтының (2011 елдан Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлеше булып тора) тарих мәгарифе факультетын (гомуми тарих кафедрасы) тәмамлаган (1967)[1].

1961 елдан Казан шәһәре мәктәпләрендә тарих фәне укытучысы булып эшләгән.

1967 елдан «Яшь ленинчы» газетасында (2014 елга кадәр «Сабантуй» газетасы, 2014 елдан журналы) [3] әдәби хезмәткәр, 1975 елдан ― бүлек мөдире.

1977 елдан айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-методик гомумтатар журналы [4] «Совет мәктәбе» (1990 елдан «Мәгариф») журналында: педагогика һәм методика бүлеге мөхәррире, 1986–1987 елларда ― җаваплы сәркәтип, 1987 елдан ― баш мөхәррир урынбасары[2].

Татар телен укыту методикасы, хезмәт укыту һәм үсеп килүче буынны тәрбияләү мәсьәләләре буенча китаплар һәм күп санлы мәкаләләр, очерклар авторы. Очерк һәм мәкаләләре «Ватаным Татарстан», «Советская Татария» газеталарында, «Азат хатын», «Ялкын» журналларында басылган. Язмаларында шулай ук Россия һәм Татарстанда мәгариф системасының үсеш юлларын, яшь буынны укыту һәм әхлак тәрбиясе бирү мәсьәләләрен яктырта[5].

Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Укучыларга хезмәт тәрбиясе бирү. Казан, 1988.
  • Без – Ильич оныклары (сыйныф җитәкчеләре, өлкән пионервожатыйлар, пионер активлары өчен методик кулланма). Казан: ТКН, 1990. ISBN 5-298-00323-0 [6]
  • 3 нче класста татар теле дәресләре (укытучы өчен кулланма). Казан: ТКН, 1991 (автордаш)[7].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]