Марсель Таишев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Марсель Таишев latin yazuında])
Марсель Таишев
Туган телдә исем Марсель Мазһар улы Таишев
Туган 2 гыйнвар 1943(1943-01-02) (81 яшь)
ТАССР Сарман районы Сарман авылы
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер СБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе[d] һәм Казан милли тикшеренү технология университеты
Һөнәре химик-технолог, мәдәният министры
Бүләк һәм премияләре «Хөрмәт Билгесе» ордены
Гыйльми дәрәҗә: тарих фәннәре кандидаты[d]

Марсель Таишев, Марсель Мазһар улы Таишев (1943 елның 2 гыйнвары, ТАССР, Сарман районы, Сарман) — Татарстан Республикасының мәдәният министры (1985-1999), ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), тарих фәннәре кандидаты (1984).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1943 елның 2 гыйнварында Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында укытучылар гаиләсендә туган. Сарман урта мәктәбен (1961, алтын медаль белән), Казан дәүләт химия-технология институтының КИПиА факультетын (1967)[1], Мәскәүдә КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Иҗтимагый фәннәр академиясен (1984) тәмамлаган. Мәскәүдә тарих фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (1984).

Хезмәт юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1961-1962 елларда Казан компрессор заводында слесарь-җыючы.

1967 елдан Казан Оргсинтез заводында контроль-үлчәү приборлары буенча мастер, ноябрьдә заводның ВЛКСМ комитеты сәркатибе итеп сайлана.

1971-1972 елларда ВЛКСМ Ленин райкомы беренче сәркатибе.

1972-1973 елларда ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе.

1973-1978 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында пропаганда-агитация бүлеге мөдире урынбасары.

1978-1981 елларда мәдәният һөнәри берлекләренең Татарстан өлкә комитеты рәисе.

1981-1984 елларда Мәскәүдә укый.

1984-1985 елларда КПСС Татарстан өлкә комитетында бүлек мөдире урынбасары.

1985-1999 елларда Татарстан АССР (1991 елдан ТР) мәдәният министры.

1999 елдан соң ТР министрлар кабинеты аппаратының мәдәният һәм сәнгать бүлеге җитәкчесе, ТР министрлар кабинеты каршындагы җәмәгать пулаты рәисе, ТР премьер-министрының мәдәният, сәнгать һәм гаммәви чаралар буенча киңәшчесе, ТР мәдәният министрлыгы каршындагы җәмәгать пулаты рәисе (2010), ТР президенты каршындагы Г. Тукай исемендәге ТР дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы (2014)[2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хатыны, ике баласы.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
  2. Д. Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт», 2000.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]