Фирая Бәдретдинова

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Фирая Бәдретдинова latin yazuında])
Фирая Бәдретдинова
Туган телдә исем Бәдретдинова Фирая Равил кызы
Туган 18 апрель 1959(1959-04-18) (64 яшь)
Балтач районы Көекбаш авылы
Милләт татар
Бүләк һәм премияләре Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Фирая Бәдретдинова — журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бәдретдинова Фирая Равил кызы 1959 елның 18 апрелендә Балтач районы Көекбаш авылында дөньяга килгән.

1976 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел Карадуган урта мәктәбе интернатында тәрбияче булып эшли.

1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының филология факультетында белем ала. Белгечлеге – журналист

Студент вакытта ук “Яшь ленинчы” хәбәрчесе булып эшли башлый. Бу газетада ул 1980нче елдан 1990 елга кадәр эшли. 1986-1987 елларда Мәскәүдә ВЛКСМ Үзәк комитеты каршындагы Югары комсомол мәктәбендә укый.

1990-2000 елларда Фирая Бәдретдинова — «Салават күпере» журналының җаваплы секретаре — редактор урынбасары. Шушы чорда «Таһир-Зөһрә» журналын чыгаруны оештыручыларның берсе була.

2000 елда «Сөембикә» журналының редакторы итеп билгеләнә. Татар хатын-кызларының яраткан журналын чын мәгънәсендә заманча югарылыкка күтәрү, яңарту, баету өчен Ф.Бәдретдинова җитәкләгән редакция коллективы зур көч куя. Югары нәтиҗәле иҗади хезмәте өчен 2001 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән абруйлы исем бирелә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (2001)

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]