Госман Садә

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Госман Зәйнетдинов
Gosman Sada.jpg
Псевдонимнар: Госман Садә
Туу датасы: 23 февраль 1949(1949-02-23)
Туу урыны: Аскын районы, Әмир авылы, СССР байрагы
Үлем датасы: 14 гыйнвар 2014(2014-01-14) (64 яшь)
Үлем урыны: Казан
Ватандашлык: СССР
Эшчәнлек төре: шагыйрь
Иҗат итү теле: татар теле

Госман Мохтасар улы Зәйнетдинев (тәхәллүсе — Госман Садә) — татар шагыйре, журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994 елдан), Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1988 елдан).

Ул 1949 елның 23 февралендә Башкортстанның Аскын районы Әмир авылында игенче гаиләсендә туа. Үз авылларында башлангыч, Кашка авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт Аскын һәм Караидел район газеталарында тәрҗемәче һәм әдәби хезмәткәр булып эшли. 1967-1972 елларда ул Уфада Башкорт дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Студент елларында җитди рәвештә әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, университет каршындагы «Акчарлаклар» дигән әдәби иҗат берләшмәсен җитәкли.

Университетны тәмамлаганнан соң, Госман Садә Казанга күчеп килә. 1972-1979 еллар да республиканың сәяси-иҗтимагый журналы «Коммунист Татарии» («Татарстан коммунисты») журналында тәрҗемәче, ә 1979 елның февраленнән «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу газетада шактый еллар эшләгәннән соң, аның журналистлык хезмәте туксанынчы елларда республиканың «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында дәвам итә. 2005 ел башыннан бүгенге көнгә кадәр ул «Шәһри Казан» газетасы редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли.

Госман Садә басмада дөнья күргән өч шигъри китап авторы: «Мәхәббәт елы» (1985), «Җиләкле тәрәзәләр» (1987) һәм «Тайфун күзе» (1990). Нигездә, ул — лирик шагыйрь. Публицистик характердагы тормыш материалын да ул тел-стиль чаралары ярдәмендә лирикага хас формаларга төреп бирергә тырыша. Тормышчан шигъри детальләр, халыкчан образы, йөгерек тел, фикер-хистә ихласлык, шигырьне композицион яктан матур һәм җиңел аңлаешлы итеп төзү осталыгы — болар шагыйрь иҗатының үзенчәлеген тәшкил итәләр. Ул шулай ук композиторлар тарафыннан көйгә салынган һәм халык арасында популярлык казанган милли рухлы «Әссәламегаләйкем», «Рамазан», «Җомга азаны» кебек җыр текстлары авторы буларак та билгеле.

2014 елның 14 гыйнварында Госман Мохтасар улы Зәйнетдиневнең 65 нче яшендә йөрәге тибүдән туктады.

Төп басма китаплары[үзгәртү]

  • Мәхәббәт елы: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 64 б. — 2200 д.
  • Җиләкле тәрәзәләр: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. —87 б. — 3700 д.
  • Тайфун күзе: шигырьләр, поэмалар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. — 88 б. — 3700 д.

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү]

  • Акмалов Н. Мәхәббәт һәрчак хаклы // Татарстан яшьләре. — 1985. — 5 сент.
  • Габиди Ә. Хыял ат канатында // Казан утлары. — 1987. — № 6. — 144 б.
  • Нуретдинов Р. Дуслык — бөек көч // Кызыл таң (Өфө). — 1987. — 11 авг.
  • Гарданов X. Тәрәзәдән — киңлекләргә // Татарстан яшьләре. —1988. — 27 март.
  • Гамбәр Н. Шигырь тамыры // Казан утлары. — 1999. — № 2. — 117-119 б.
  • Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009