Дәүләт Умеров

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Дәүләт Умеров latin yazuında])
Дәүләт Умеров
Туган телдә исем Дәүләт Исмәгыйль улы Умеров
Туган 27 июль 1966(1966-07-27) (57 яшь)
СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Кызан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хореограф
Җефет Әдилә
Балалар Элеонора, Ләйсән
Бүләк һәм премияләре Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Дәүләт Умеров, Дәүләт Исмәгыйль улы Умеров (1966 елның 27 июле, СССР, РСФСР, Әстерхан өлкәсе, Идел буе районы, Кызан) ― хореограф, культурология фәннәре кандидаты (2018), әйдәп баручы фәнни хезмәткәр (2012 елдан). «Татар этник биюләре» китабы (К., 2003) авторы. Казанның Идел буе районының Балалар сәнгәть мәктәбендә хореография укытучысы, «Мирас» балалар үрнәк ансамбле җитәкчесе-баш балетмейстеры, Казан дәүләт мәдәният институты укытучысы (2016 ел). Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2019).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1966 елның 27 июлендә Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Кызан авылында туган. Бабасы Мөхәррәм Максуд улы, йорт татарларыннан, Бөек Ватан сугышында катнашучы.

Әстерхан мәдәният училищесының хореография бүлегенә укырга кергәч, һөнәри рәвештә биюләр белән шөгыльләнә башлый, авыл мәктәбендә бию түгәрәге оештыра. Училищедан соң, бер ел авыл клубы белән җитәкчелек итә, анда балалар бию ансамбле оештыра. 1988-1989 елларда ― Әстерхан өлкәсенең Идел буе район мәдәният бүлеге автоклуб мөдире. 1989 елда Самар дәүләт сәнгать һәм мәдәният институтына укырга кереп, 1993 елда сәнгать иҗаты факультетын «педагог-балетмейстер, хореография дисциплиналары укытучысы» белгечлеге буенча тәмамлаган.[1]

1993 елның ноябреннән 1994 елның июненә кадәр ― Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты.

Гаилә коргач һәм беренче кызы Элеонора тугач, 1994 елда Казаннан Кызанга кайтып, урта мәктәптә эшли башлый, анда бию ансамбле (соңрак «халык ансамбле» исеме бирелгән) оештыра. 1994-1995 елларда ― Әстерхан шәһәре Обрыболовпотребсоюз концерт ансамбленең балет артисты. 1995-1996 елларда ― Әстерхан мәдәният училищесы ансамбленең сәнгать җитәкчесе, укытучы. 1996 елда, авыл башлыгы Григорий Попов башлангычы белән, балаларны татар биюләренә өйрәтү максаты белән «Мирас» халык биюе студиясе оештырган. Коллективның визит карточкасы – «Әстерхан татарлары биюе». Студия ел саен ике мәртәбә Әстерханның зур сәхнәләрендә концерт куя, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты була.

1998 елда Казанда Республика фәнни-методик үзәге һәм ТР мәдәният министрлыгы чакыруы буенча хореография коллективлары җитәкчеләре өчен Әстерхан татарлары биюе буенча мастер-класс үткәрә. Шул вакытта Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле коллективы белән Әстерхан татарлары биюен куя – әлеге номер Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә оештырылган концертка кертелгән.

2003 елда Казанда В. Н. Горшков, Л. Г. Мөхәммәтшина редакциясендә «Әстерхан татарлары биюләре» дигән китабы чыга.

2004 елда Республика фәнни-методик үзәге Әстерхан өлкәсендә үткәргән фольклор экспедициясендә катнаша.

2005 елда ТР мәдәният министрлыгы каршындагы Фәнзилә Җәүһәрова җитәкләгән Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге чакыруы буенча гаиләсе белән Казанга күченә. Фәнни хезмәткәр була, аспирантурада укый. Мари дәүләт университетында аспирантура тәмамлаган (фәнни җитәкчесе: сәнгать белеме докторы, профессор Герасимов Олег Михайлович). 2018 елда Огарев исемендәге Мордовия дәүләт университетында «Мәдәни үзенчәлекне формалаштыру һәм саклау факторы буларак, XIX гасыр азагы – XX гасыр башындагы Әстерхан татарларының хореографик фольклоры» дигән темага культурология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган.[2][3]

2005 елда Казанның Идел буе районының Балалар сәнгәть мәктәбенең хореография бүлеге базасында [4] «Мирас» балалар ансамбле (хәзер: үрнәк ансамбль) оештыра.[5] [6] Коллективның төп составы – Казанның Идел буе районының 16нчы санлы татар-инглиз гимназиясе укучылары. [7] 2021 елда Лаеш районы Сокуры урта мәктәбендә бию төркемнәре, 2022 елда Казанның Вахитов районы 80нче санлы мәктәбендә ансамбльнең филиалы ачылган.

«Мирас» ансамбле Анапа, Әстерхан, Санкт-Петербург, Самар, Төмән, Мәскәү, Ижау, Йошкар-Ола, чит илләрдә: Истанбул, Никосия, Сан-Себастьян, Ирун (икесе дә Испания), Венециядә чыгышлар ясаган. Күпсанлы халыкара, бөтенроссия, төбәкара, шәһәр конкурсларында лауреат һәм Гран-при иясе.

2005-2012 елларда – «Дәүләт татар фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропаганда үзәге» дәүләт фәнни-тикшеренү учреждениесе фольклор бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

2012 елдан – х. в. – «Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге» дәүләт бюджет учреждениесенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

2013-2014 елларда «Бәрмәнчек» ансамбленең баш балетмейстеры булып эшләгән, бию төркеме белән шөгыльләнгән.

2016 елдан Казан дәүләт мәдәният институтының этно-сәнгать иҗаты һәм музыкаль белем бирү кафедрасы укытучысы булып эшләгән.

Төрле журналларда басылган күп кенә фәнни мәкаләләр, ике монография авторы:

  • Танцы астраханских татар / Под редакцией В. Н. Горшкова, Л. Г. Мухаметшиной, - Казань; Издательство «Алма-Лит». 2004. – 52с.
  • Татарские этнические танцы. Сборник этнических танцев и плясок татар Среднего и Нижнего Поволжья. – Казань: Ихлас, 2012. [8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гаилә хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Өйләнгән. Хатыны Әдилә (Гадилә), кызлары Элеонора («Казан» бию ансамблендә балет артисты), Ләйсән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]