Казанның меңьеллыгы
Казанның меңьеллыгы — 2005 елның 24 — 30 августында Казан шәһәренең меңъеллыгы уңаеннан уздырылган бәйрәм чаралары.
Казанның нигезләнү вакытын билгеләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Рәсми караш буенча, Казанның мең елдан да ким булмаган тарихы бар. Моңа нигез булып Казан кирмәнендә уздырылган археологик казу эшләре алып барганда 929 — 930 елларда сугылган чех акчаларын табу тора. Шулай ук төгәл датасын билгеләү авыр булган башка табылдыклар да моңа дәлил булып тора.
Бәйрәм чаралары эмблемасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Меңьеллык символы конкурс нәтиҗәсендә сайлана. Казан кирмәненең, Сөембикә манарасының, Еланның, гарәп язуының төрле рәвештәге күренешләреннән гыйбарәт булган күпсанлы эшләр арасыннан жюри Айрат Халитовның эшен сайлап ала.[1] Рәсемдә Сөембикә манарасы, лилия чәчәге һәм Татарстан байрагы үзенчәлекле стиль белән тасвирланган.
Шулай да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Qazannıñ 1000 yıllığı istälegenä" medal