Никосия
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
|
Никосия
|
Никоси́я яки Лефкосия (грек. Λευκωσία; төр. Lefkoşa) — Кипр Республикасы һәм танылмаган Төньяк Кипр Төрек Җөмһүриятенең башкаласы. Педиэос елгасында Кипр утравының үзәк өлешендә урнашкан. Халык саны 313 400 кеше (2009 ел). Халыкара аэропорт 1974 елда ябылган һәм хәзерге вакытта БМО буфер зонасына керә.
[үзгәртү] Тарих
Борынгы заманда хәзерге Никосия җирендә Ледра дип аталган шәһәр-дәүләт булган. Ул якынча б.э.к. 1000 еллар тирәсендә салына дип фаразлана. Ул Ассирия патшасы Асархаддонга ясак түләүче шәһәр буларак б.э.к. 672 елда искә алына.
1974 елда төрек гаскәрләренең басып керүе нәтиҗәсендә шәһәр ике өлешкә бүленгән (төрек һәм грек өлешләре).