Тәһран (фар. تهران) — Иранның башкаласы һәм иң зур шәһәре. Азиянең иң эре торак пунктларының берсе. Илнең сәяси, икътисади, мәдәни, транспорт һәм сәүдә үзәге.
Атаманың килеп чыгышы [үзгәртү]
Шәһәрнең рәсми сайты буенча Тәһран атамасы «төп», «ас» мәгънәсен аңлатучы ته (тәһ) һәм «тау бите» мәгънәсенә туры килүче искергән ران (ран) сүзләреннән барлыкка килгән. Шул рәвешле, Тәһран сүзен "тау бите астында" урнашкан дип тәрҗемә итәргә була. Шәһәр, чынлап та, Точал тавыннан көньякта урнашкан.[1]
Тәһранның төньягындагы Илаһия торак районы
XVIII гасырда Тәһранның халык саны якынча 100 мең кеше тәшкил итә. Аеручы зур тизлек белән халык саны XX гасырда үсә.
Тәһранда халык саны үсеше тарихы
|
1891 |
1922 |
1932 |
1956 |
1966 |
1980 |
1986 |
1991 |
| Халык |
160 000 |
210 000 |
249 504 |
1 512 082 |
2 719 730 |
5 361 335 |
6 042 584 |
6 475 527 |
| Тыгызлык (кеше/км²) |
6 540 |
8 590 |
10 200 |
15 120 |
9 610 |
9 600 |
8 430 |
8 990 |
| Еллык арту, % |
3 |
|
4 |
4,6 |
5,9 |
5,8 |
4,1 |
|
| Мигрантлар санының артуы |
|
|
3 800 |
1 700 |
24 900 |
25 900 |
47 500 |
35 000 |
| Чыганак: Atlas de Téhéran et Mansour Ohadi |
Кардәш шәһәрләр [үзгәртү]