Виктор Успенский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Виктор Успенский latin yazuında])
Җенес ир-ат
Ватандашлык  СССР
Туу датасы 1920
Туу урыны Приволжск, Иваново өлкәсе, СССР
Үлем датасы 1987
Һөнәр төре сәясәтче, дәүләт эшлеклесе
Бүләкләр
Хезмәт Кызыл Байрак ордены Хезмәт Кызыл Байрак ордены Халыклар Дуслыгы ордены Хөрмәт Билгесе ордены

Успенский Виктор Константинович (1920—1987 елдан соң) — ССРБ хуҗалык, дәүләт һәм сәяси эшлеклесе.

Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Константинович Успенский 1920 елда Приволжск шәһәрендә туган. 1946 елдан КПСС әгъзасы.

1944 елдан — хуҗалык, иҗтимагый һәм сәяси эштә. 19441986 елларда  Ульяновск өлкәсе Мәләкәс җитен комбинатында мастер, Елгава шәһәрендә җитен комбинатының баш инженеры, Латвия ССР Мазсалац шәһәрендә текстиль комбинатының баш инженеры, Рига текстиль комбинаты директоры, СССР Җиңел сәнәгать министрлыгының Югары курсларын тыңлаучы, В.И. Ленин исемендәге Казан җитен комбинаты директоры, Татарстан АССРның җирле сәнәгать министры, РСФСР җирле сәнәгать министры вазифаларында эшли.

В.И.Успенский 7-11 чакырылыш РСФСР Югары Советы депутаты булып сайлана.

КПССның XXIV, XXV, XXVI һәм XXVII съездлары делегаты.

В.И.Успенский 1987 елдан соң вафат була.

Эшчәнлеге турында фикерләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ул чактагы министр Виктор Константинович Успенский сәнгать һөнәрләрен яңадан торгызу белән шөгыльләнүче мәктәпләр, халык мәгарифе органнары җитәкчеләренә актив ярдәм итте. Ул Төньяк халыкларының кәсепләрен торгызу өчен күп нәрсә эшләде[1].

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Виктор Константинович Успенский ике Кызыл Байрак Хезмәт, Халыклар дуслыгы, Хөрмәт Билгесе орденнары белән бүләкләнгән.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Успенский, Виктор Константинович [кандидат в депутаты Верховного Совета РСФСР] // Советская Татария — 1985. — 4 февраля.
  • Успенский, Виктор Константинович. Для быта, для семьи [Текст] : Развитие местной пром-сти Рос. Федерации. — Москва : Сов. Россия, 1971. — 40 с.; 20 см.
  • В. Н. Успенский , И. М. Карасев. Рациональное использование производственных отходов в местной промышленности — Москва : Экономика — 1975.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Народное образование — 2004 — Выпуск 10 — Страница 59.