Саба районы
| Үзисем | Саба районы |
|---|---|
| Өлкә | Татарстан |
| Нигезләнгән | 1930 елның 10 августы |
| Башкала | Байлар Сабасы |
| район хакимияте башлыгы | Рәис Миңнеханов |
| башкарма комитет җитәкчесе | Таһир Шәрәфиев |
| Телләр | татар теле |
| Халык саны | 31 800 кеше |
| Мәйдан | 1097,7 км |
| Сайт | Рәсми сайт |
Саба́ районы́ (рус. Сабинский район) — Татарстанның төньягында урнашкан муниципаль район.
1930 елның 10 августында төзелә. 1991 елда Теләче районы бүленеп чыга. Үзәге Байлар Сабасы.
Районда «Саба таңнары» газетасы чыга.
Район башлыгы — Татарстанның икенче президенты Рөстәм Миңнехановның энесе Рәис Миңнеханов.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Идарә-җир төзелеше
- Байлар Сабасы шәһәр тибындагы поселогы
- Арташ авыл җирлеге
- Олы Кибәче авыл җирлеге
- Олы Нырты авыл җирлеге
- Олы Шыңар авыл җирлеге
- Югары Симет авыл җирлеге
- Яулаштау авыл җирлеге
- Эзмә авыл җирлеге
- Иштуган авыл җирлеге
- Килдебәк авыл җирлеге
- Курсабаш авыл җирлеге
- Мишә авыл җирлеге
- Мичән авыл җирлеге
- Түбән Шытсу авыл җирлеге
- Сатыш авыл җирлеге
- Иске Икшермә авыл җирлеге
- Тимершык авыл җирлеге
- Шәмәрдән авыл җирлеге
- Шекше авыл җирлеге
- Юлбат авыл җирлеге
[үзгәртү] Атаклы кешеләр
- Шәүкәт Биктимеров, СССРның атказанган артисты.
[үзгәртү] Күренекле кешеләр
Саба ягы — күренекле шәхесләргә бай төбәк. Байлар Сабасы авылында композиторлар: Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Хөснулла Вәлиулла улы Вәлиуллин (1914—1993) һәм Аллаһияр Гарифулла улы Вәлиуллин (1924—1972); Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин (1932), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре докторы Алмаз Әсхәт улы Ахунҗанов (1937) туып үскәннәр.
Байлар Сабасыннан ерак түгел Чәбия-Чүрчи авылында китапчылык белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин (1925—2000), Миңгәр авылында Татарстанның һәм СССРның халык артисты, Русиянең К.С.Станиславский исемендәге, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров (1928), Йосыф-Алан авылында график, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Дәүләт флагы проекты авторы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Тавил Гыйният улы Хаҗиәхмәтов (1936) туып үскәннәр.
Байлар Сабасы авылыннан 18 чакрым ераклыктагы Лесхоз бистәсендә дәүләт эшлеклесе, 1998 елдан Татарстан Республикасының президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов (1957), аның бертуганнары техник фәннәр докторы, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәтләре иминлеге инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкат Нургали улы (1955) һәм Саба районы хакимияте башлыгы Рәис Нургали улы Миңнехановлар(1961) туып үскән. Аларның әтиләре — Нургали Миңнехан улы Миңнеханов (1930—2001) — урманчылык белгече, Татарстанның һәм Русиянең атказанган урманчысы.
[үзгәртү] Чыганак
- Татар энциклопедия сүзлеге. — Казан, 2009.
- 2010 елның 22 маендагы 24-ТРЗ № Татарстан Республикасы Законы
- Сабинский район. Таланты района
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||
|
|
||
|---|---|---|
| Байлар Сабасы
Аккүл Бигәнәй | Алан Елга | Бакшанды | Елыш | Завод-Нырты | Ике Басу Арташ | Иләбәр | Иске Икшермә | Иске Мичән | Йосыф Аланы | Иштуган тимер юл разъезды | Казанчы Бигәнәй | Калатау | Керәнле | Кече Кибәче | Кече Шыңар | Килдебәк | Курсабаш | Кызыл Мишә | Кырбаш | Көек (Саба районы) | Лесхоз поселогы | Мамалай | Мәртен | Мичәнбаш | Мишәбаш | Миңгәр | Мөндеш тимер юл разъезды | Оет | Олы Арташ | Олы Кибәче | Олы Нырты | Олы Шыңар | Олыяз | Өтернәс | Өч нарат | Пүкәл | Сабабаш | Сабай | Сатыш | Сүлә | Сәрдә | Татар Икшермәсе | Тенеки | Тимершык | Туктар | Түбән Отар | Түбән Симет | Түбән Шытсу | Түлешкә | Төбәк | Урта Нырты | Урта Саба | Чулпыч | Чәбия Чүрчи | Чәбки-Саба | Шекше | Шәмәрдән | Эзмә | Югары Симет | Югары Утар | Югары Шытсу | Юлбат | Язлы Арташ | Яулаштау | Яңа Мичән |
||