Алексеевск районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алексеевск районы
Алексеевск районы картасы
Өлкә Татарстан
Нигезләнгән 10 август 1930
Башкала Алексеевск
Зур шәһәрләр Биләр
Район башлыгы Владимир Козонков
Районның башкарма комитеты җитәкчесе Равгат Мифтахов
Халык саны 26264 кеше (2009)
Мәйдан 2080,1 км²
UTC UTC+3

Алексеевск районы (рус. Алексеевский район) – Татарстан Республикасының урта өлешендә, Кама елгасының сул ягында урнашкан муниципаль район. Административ үзәге – Алексеевское шәһәр тибындагы бистәсе.

Район башлыгы – Козонков Владимир Константинович, районның башкарма комитеты җитәкчесе – Мифтахов Равгат Завгатович.

Эчтәлек

[үзгәртү] Географик мәгълүмат

Район территориясе – 2080,1 км². Су өстеннән урта биеклеге – 100-150 м.

[үзгәртү] Тарихы

Алексеевск районы 1930 елның 10 августында оештырыла. 1963елның 1 февралендә район территориясе Чистай районы составына күчеп, бетерелә һәм 1964 елның 4 мартында яңадан төзекләндерелә.

[үзгәртү] Халыгы һәм дине

Районда үз составына бөтенесе 59 торак пункт керткән 20 җирле үзидарә советы бар. Аларда, 2009 ел халык исәбе нәтиҗәләре буенча, 26264кә якын кеше яши, шул хакта: руслар – 15158 (57,7%), татарлар – 8063 (30,7%), чуашлар – 1717 (6,6%), мордвалар – 944 (3,6%) һ.б. халыклар. Аларның күбесе район үзәгендә (9742 кеше) һәм Биләрдә (2179 кеше) тупланган.

Районда мөселман һәм православие диннәре киң таралган.

[үзгәртү] Экономикасы

Сабан бодае, уҗым арышы, арпа, солы, тары, борчак үстерелә. Терлекчелекнең баш төрләре – ит-сөт терлекчелеге һәм дуңгыз асрау. Биләр урманчылыгы.

[үзгәртү] Мәдәнияты

Алексеевскида рус һәм татар телләрендә «Заря» һәм «Таң» район газеталары чыга. Кыр Шенталасында яшь курайчылар ансамбле бар.

[үзгәртү] Шәхесләр

Алексеевск районы – күп кенә атаклы шәхесләрнең туган җире. Бу районнан шагыйрь Салих Баттал, җәлилче Абдулла Баттал, академиклар Александр Бутлеров, Александр Арбузов, шулай ук генераллар, врачлар, сугыш геройлары чыккан.

[үзгәртү] Чыганагы

Бу мәкалә Википедиянең рус битеннән тәрҗемә ителде.

[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә