Петропавловск-Камчатский

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
шәһәр (1822 елдан)
Петропавловск-Камчатский
Байрак Герб
Байрак
Герб
Ил Русия
Төбәк Камчатка крае
Шәһәр округы Петропавловск-Камчатский
Координаталар 53°01′00″т.к. 158°39′00″кч.о. / (G)
Нигезләнде 1740
Халык саны 179 526 кеше (2010)
UTC UTC+11
Телефон коды +7 4152
Почта индекслары 6830xx
Рәсми сайт http://www.pkgo.ru/
Петропавловск-Камчатский (Русия)
Red pog.png
Петропавловск-Камчатский (Камчатка крае)
Red pog.png

Петропавловск-Камчатский (рус. Петропавловск-Камчатский) — Русия шәһәре, Камчатка краеның административ үзәге.

Халык саны — 179 526 кеше.[1]

География[үзгәртү]

Петропавловск-Камчатский Камчатка ярымутравының көньяк-көнчыгыш өлешендә, Тын океанның Авача бухтасы ярында урнашкан.

Диңгез порты. «Елизово» халыкара аэропорты.

Сәгать поясы[үзгәртү]

Map of Russia - Magadan time zone.svg

Халыкара стандарт буенча Magadan Time Zone (MAGT) сәгать поясында урнашкан. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +12:00 гә тигез.

Климат[үзгәртү]

Петропавловск-Камчатский климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 4,4 3,6 6,8 18,1 20,6 27,6 30,0 27,7 24,4 17,8 12,6 6,4 30,0
Уртача максимум, °C −5,1 −4,5 −1,8 2,1 6,6 11,9 15,0 15,9 13,2 7,8 1,0 −3,5 4,9
Уртача температура, °C −7,6 −7,1 −4,6 −0,6 3,4 8,2 11,5 12,5 9,7 4,9 −1,3 −5,8 1,9
Уртача минимум, °C −9,8 −9,4 −7 −2,6 1,2 5,7 9,3 10,2 7,1 2,6 −3,3 −7,9 −0,3
Абсолют минимум, °C −28,6 −31,7 −24,8 −14,8 −7,2 −5,5 2,5 2,6 −1,1 −7,5 −16,5 −26 −31,7
Явым-төшем нормасы, мм 118 80 84 90 64 53 62 91 111 174 130 109 1166
Чыганак: «Погода и климат»

Тарих[үзгәртү]

Петропавловск-Камчатский, XVIII гасыр гравюрасы

1740 елда В.И. Беринг һәм А.И. Чириков экспедициясе тарафыннан Аушин исемле камчадал авылы урынында нигезлнгән. Исеме экспедиция суднолары исемнәреннән ("Изге апостол Пётр" һәм "Изге апостол Павел") алынган.

18031822, 18491856, 19091922 елларда — Русия империясенең Камчатка өлкәсе үзәге.

1822 елда Петропаловский Порт исемле шәһәренә үзгәртеп корылган. 1853—1856 еллардагы Кырым сугышы вакытында шәһәр гарнизоны англо-француз эскадрасының һөҗүмне кире кайтарган.

1924 елда Камчаткадагы Петропавловскны Казакъстандагы Петропавловсктан аеру өчен шәһәргә Петропавловск-Камчатский исеме кушылган.

1934 елдан — Камчатка өлкәсе үзәге. 2007 елдан Камчатка крае административ үзәге булып тора.

Халык[үзгәртү]

1856[2] 1897[3] 1926[2] 1931[2] 1939[2] 1959[4] 1970[5] 1979[6] 1989[7] 2002[8] 2010[1]
~1 500 395 ~17 000 ~6 000 ~35 400 85 582 153 885 214 977 268 747 198 028 179 526

Милли состав (2002): руслар — 82,0%, украиннар — 5,9%, татарлар — 1,0%, белоруслар — 1,0%; милләтне әйтмәгәннәр — 5,8%, Төньяк милләтләре (ительменнар, коряклар, алеутлар, камчадаллар, эвеннар, чукчалар) — барлыгы 0,5%.[9]

Югары уку йортлары[үзгәртү]

  • Витус Беринг исемле Камчатка дәүләт университеты
  • Камчатка дәүләт техника университеты

Кардәш шәһәрләр[үзгәртү]

Галерея[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]