Апас районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Апас районы
рус. Апастовский район
Герб
100px
Байрак
Flag of Apastovsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Апас

Нигезләү датасы

1930 елның 10 августы

Район башлыгы

Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы[1]

Башкарма комитет җитәкчесе

Сабирҗанов Алмаз Эдуард улы[2]

Халык саны (2010)

21 627 кеше
(0,6 %)

Мәйдан

1047.6 км²
(1.5 %)

Апас районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+4)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://apastovo.tatar.ru/
Координатлар: 55°14′00″ т. к. 48°26′00″ кч. о. / 55.23333333° т. к. 48.43333333° кч. о. / 55.23333333; 48.43333333 (G) (O)

Апас районыТатарстан Республикасында урнашкан муниципаль район. Чуаш Республикасы белән чиктәш. Районның мәйданы 1047,5 км², халкы 22,6 мең кеше. Районда 22 җирле үзидарә советы, 72 торак пункт, 1 шәһәр тибындагы бистә бар.

Район аша Зөя—Сембер (Каратун станциясе) тимер юлы, Югары ОсланБуа автомобиль юлы үтә.

География[үзгәртү]

Рельефы – калкулыклы тигезлек (биеклеге – 140-200 м). Үзенең кушылдыклары – Була, Өлемә, Коры Өлемә белән Зөя елгасы ага. Туфрак: караңгы-соры һәм урман, көлсу туфраклар. Урманлылык – 9%. Район территориясендә известняк, доломит, балчык, ком, торф запаслары бар.

Авыл хуҗалыгы[үзгәртү]

Авыл хуҗалыгы басулары 80,4 мең гектар урынны алып торалар. Районда борчак, шикәр чөгендере, солы, тары, карабодай, бодай үстерәләр. Сөт-ит терлекчелеге, дуңгызчылык, кошчылык, сарыкчылык таралган.

Тарих[үзгәртү]

Бу район Тау ягына керә. Апас янында гына Укысын тавы бар. 1996 елның җәендә көннәр эсселәнеп китеп, яңгырлар яумагач, авыл картлары шушы тауга менеп дога укыганнар, яңгыр сораганнар.

Апас халкының күбесе кәсепле булган, чүлмәк, орчык­, каба ясау һәм кирпеч сугу белән шөгыльләнгәннәр. Кирпечлә¬рне аерым йортларда сукканнар. Халык тагын матур итеп һәм бизәкләп сыбызгылар һәм курайлар ясаган. Элек Апаста базар үткәрелгән, ә базарның иң данлыклысы Каратунда булган.

Апас районы 1930 елның 10 августында төзелә. 1963 елда бетерелә һәм территориясе Буа районы һәм Тәтеш районына бирелә. 1964 елда кире төзелә. 1991 елда Апас районыннан Кайбыч районы бүленеп чыга.

Халык[үзгәртү]

1959[3] 1970[4] 1979[5] 1989[6] 2002[7] 2010[8]
29 156 57 535 50 178 39 132 23 105 21 627

Милли состав[үзгәртү]

Күренекле кешеләр[үзгәртү]

Апасның үзеннән һәм район авылларыннан зыялы шәхесләр күп чыккан. Апас туфрагы районның, республиканың һәм Русиянең горурлыгы булган өч Советлар Союзы Герое (Рем Абзалов, Салават Карымов), бер Сугышчан Дан орденнарының тулы кавалеры, биш Социалистик Хезмәт Герое, бер Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, унҗиде Ленин ордены кавалерлары биргән.

1887 елда Апас авылында мулла гаиләсендә тәнкыйтьче, әдәбият тарихчысы һәм тел галиме Җамал Вәлиди (Җамалетдин Җәләлетдин улы Вәлидов) туа. 1932 елда ул репрессияләнә.

Апаста 1891 елда прозаик Садри Җәлал (Садрислам Хәйретдин улы Вәлидов) туган, 1943 елда вафат булган.

Әдәбият галимнәре, профессорлар: Мөхәммәт Хәйрулла улы Гайнуллин (Кызыл Тау, 1903—1985), Габдрахман Таһир улы Таһирҗанов (Морзалар, 1907—1983), Рәшит Әхәт улы Исламшин (Чирү-Бураш, 1939); язучылар һәм шагыйрьләр: Габдулла Харис улы Харисов (Ябалак, 1893—1931), Мансур Кәрим улы Крыймов (Чирү-Бураш, 1898—1938), Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов, Карамасар, 1908—1943), Гали Хуҗи улы Хуҗиев (Карамасар, 1912—1966), Әгъзам Камалетдин улы Камалетдинов (Үтәмеш, 1918—1943), драматург-актер Әмир Аман улы Камалиев (Аманулла, Шыгай, 1960); композитор Рәшит Фәһим улы Кәлимуллин (Тәүгелде, 1957); җырчылар: Татарстанның халык артисты, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Фәхри Хөсәен улы Насретдинов (Шәмбалыкчы, 1911 — 1986), Фердинанд Габдулла улы Сәләхов (Чирү-Бураш, 1955); Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары Мансур Әһлиулла улы Ибраһимов (Чатбаш, 1954), Илсөя Җиһангир кызы Төхфәтуллина (Дәвеш, 1967), Илдус Илгизәр улы Габдрахманов (Апас, 1967) Апас районының төрле авылларында туып үскәннәр.

Искәрмәләр[үзгәртү]