Алабуга районы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Алабуга районы
рус. Елабужский район
Герб
100px
Байрак
Flag of Elabuzhsky rayon (Tatarstan).png
Ил

Русия

Статус

Район

Җөмһүрият

Татарстан

Административ үзәк

Алабуга

Нигезләү датасы

10 август 1930

Район башлыгы

Емельянов Геннадий Егор улы [1]

Халык саны (2010)

10 904 кеше
(0,2 %)

Мәйдан

1362.1 км²
(2.0 %)

Алабуга районы харитада

Сәгать поясы

MSK (UTC+3)

Автомобиль номерлар коды

16, 116

http://www.elabugacity.ru/
Commons-logo.svg Алабуга районы Викиҗыентыкта

Алабуга районы —– Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан муниципаль район. Районның территориясе 1401,4 км² тәшкил итә. Алабуганың үзендә 70728 кеше яши (мәгълүматлар 2011 елның 1 гыйнварына), ә авылларда – 10904. Районның 15 җирле үзидарәсенә 48 авыл керә, шуларның иң зурысы – Танайка, анда 1659 кеше гомер итә. Шулай ук, нибары 1 генә кеше яшәгән Красная Горка дигән авыл да бар.

Географик белешмә[үзгәртү]

Алабуга районы территориясе аша Акбаш-Әгерҗе тимер юлы (Алабугадан 14 чакрым ераклыкта Тихоново тимерюл станциясе урнашкан) һәм КазанУфа, Алабуга – Можга автомагистральләре үтә. Район үзәгеннән Казанга кадәр ара 215 чакрым. Төп су артериясе – Чулман елгасына шулай ук район биләмәләре аша аккан Нократ, Тойма, Танайка елгалары коя.

Халык[үзгәртү]

1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
42 803 43 691 36 612 9 957 10 785 10 904

Милли состав[үзгәртү]

Милләт 1970[8] 1979[8] 1989[8] 2002[9] 2010[10]
руслар 54,7% 53,5% 52,4% 50,8% 51,7%
татарлар 30,6% 39,1% 37,3% 42,1% 42,6%
чирмешләр  ?%  ?% 4,3% 3,6% 1,2%
чуашлар  ?%  ?% 0,6% 0,6% 1,0%

Мәгариф[үзгәртү]

24 уку йорты бар.

Медицина[үзгәртү]

965 урынга 5 хастаханә бар.

Мәдәният[үзгәртү]

20 китапханә,31 клуб бар.

Икътисад[үзгәртү]

Районның һәм шәһәрнең иң эре сәнәгать предприятиеләреннән НГДУ “Прикамнефть” ачык акционерлар җәмгыятен, “АлАЗ” җитештерү берләшмәсен, “Алабуга сөте”, “Алабуга ит-консерв заводы” ачык акционерлар җәмгыятьләрен, җаваплылыгы чикләнгән “Соллерс-Алабуга” җәмгыятен һ.б.ларны санап китәргә була. Ә шулай да Русиянең генә түгел, якын һәм ерак чит ил инвесторларын да җәлеп иткән “Алабуга” махсус икътисади зонасы турында аерым әйтеп китү урынлы булыр. РФ һәм ТР бюджетыннан тигез күләмдә “Алабуга” махсус икътисади зонасына 15 миллиард сум күләмендә инвестицияләр җәлеп ителгән. Ул Русиядәге икътисади зоналар арасында әйдәп баручы буларак билгеле. Барлык зоналарда җитештерелә торган продукциянең 71 проценты нәкъ менә “Алабуга”га туры килә.

Матбугат[үзгәртү]

Татар һәм рус телләрендә "Новая Кама" ,"Алабуга нуры" газеталары чыга.

Моны да карагыз[үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү]