Болгар шәһәре

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү

Болгар (лат. тат. Bolğar, рус. Болгар) — Татарстанның көньяк-көнбатышында, Иделнең сул як ярында (Куйбышев сусаклагычы) урнашкан, район буйсынуындагы шәһәр. Спас районы үзәге (1930). 1991 елга чаклы Куйбышев.

Чардаклы тимер юлы станциясеннән төньякка таба 71 км ераклыкта (УльяновскУфа юнәлеше). Казанга кадәр — 140 км. Мәйдан — 8 км². Халык саны — 8,3 мең кеше (2009). Руслар — 83,4 %, татарлар — 12,9 %, чуашлар — 2,1 % (1989). Азык-төлек предприятиеләре, тегү фабрикасы бар.

Эчтәлек

[үзгәртү] Тарих

Үзенең тарихы Болгарлар авылыннан башлый. Революциягә кадәр Казан губернасының Спас өязе эчендә булган, советлар вакытында — ТАССР Куйбышев районында. Куйбышев сусаклагычы төзү вакытында Куйбышев шәһәре су астында калды. Шәһәр халкы һәм хакимияте 19531956 елларында Болгарлар авылына күчте. 1957 елда авылга Куйбышев исемене бирделәр һәм ул ТАССР Куйбышев районының үзәге булып чыкты. 1991 елда шәһәргә Болгар исемене бирделәр. 2010 елда шәһәрдә туристик үзәк төзүе башланды.

Район үзәгеннән көнчыгышта Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы урнашкан. XXII гасырларда биредә Идел-Чулмандагы Болгар дәүләте башкаласы урнаша. Болгар янында мәчетләр, мавзолейлар, мунчалар сакланган. Биредә торак, һөнәрчелек, сәүдә кварталлары да булган.

[үзгәртү] Истәлекләр

  • Болгар шәһәрлеге:
    • Җамигъ мәчете
    • Зур манара (заманча корылма)
    • Көнчыгыш дөрбә
    • Төньяк дөрбә
    • Кече манара
    • Ак пулат
    • Кара пулат
    • Хан мунчасы
    • Хан дөрбәсе
    • Кече шәһәрчек
    • Габдрахман коесы
    • Рабига күле
    • Успенье чиркәве (1732), хәзерге вакытта — тарихи-археология музее
  • Мәчете (төзәлә)
  • Икмәк музее (төзәлә)
  • hөнәрчелек музее (төзәлә)


[үзгәртү] Галерея


[үзгәртү] Сылтамалар

Шәхси кораллар
Исемнәр мәйданы

Төрләр
Хәрәкәт
Күчү
катнашу
Кораллар
Башка телләрдә