Котраг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Котраг

Котраг (О.Леонтьев рәсеме)
Тулы исеме Котраг Кубрат улы
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Туу датасы 630 ел - 645 ел арасында
Туу җире Бөек Болгар иле
Милләте болгар
Үлем датасы 690 ел - 710 ел арасында
Үлем җире Идел буе Болгары
Әтисе Кубрат хан
Балалары Ирхан...
Татарстан байрагы Татарстан тарихы
Aq bars.png

Татарстанда борынгы җәмгыять

Төрки каһанлыгы

Бөек Болгар иле

Хәзәр каһанлыгы

Идел буе Болгары
Төзелү тарихы
Шәһәрләр
Исламны кабул итү
Тышкы сәяси элемтәләр
Кыпчак конфедерациясе
Татар-монгол яулары

Монгол империясе

Алтын Урда
Ханнар
Мәдәният
Таркалу

Казан ханлыгы
Казан ханнары
Мәдәният
1552
Казан губернасы
Мәдәният
Социаль һәм дини тормыш
XX гасыр башы
Уфа губернасы
Нократ губернасы
Сембер губернасы
Самара губернасы

ТАССР
Төзелү

Татарстан Республикасы
90 нчы еллар
Президентлар


«Татарстан» порталы

Котраг яки Кодраг, Көдрә хан, Котраг балтавар, Котраг илтәбәр (tat.lat. Qotrag) (VII гасыр) — Идел буе Болгарына нигез салучы, Татарстан җирендә беренче дәүләтчелек булдыручы дип санала, Бөек Болгар илен нигезләүче Кубрат ханның икенче улы (протоболгарларның кутригыр кабиләсеннән), Дунай буе Болгарына (Беренче Болгар патшалыгы) нигез салучының — Аспарухның бертуган абые. Кутригур кавеме.

Чыгышы[үзгәртү]

632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бертуганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг, өченчесе — Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Бөек Болгар иле таркалуы[үзгәртү]

Кубрат хан варислары

Бу чорда Бөек Болгар иле көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар.

Идел буе Болгары барлыкка килүе[үзгәртү]

Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркем (кутригурлар) Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгарын нигезләгән, дип санала. Газиз Гобәйдуллин язмалары буенча Аттила улы Ирник (Арнияк) VI гасырда ук Идел буена беренче болгарлар белән күчкән, шулай итеп Урта Иделдә төрки кабиләләре VI гасырдан, фин-угор кабиләләре янында яшәгән инде. Ләкин беренче болгар дәүләтен Урта Иделдә Котраг нигезли, дип санала.

Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810815 елларда теркәп калдырган елъязмасы буенча, Аспарух Византиягә каршы сугыш алдында үз болгарларын болай өндәгән:

« Безгә Котраг абыем тапкан җир кебек кирәк. Котраг болгарлары зур шәһәрләр Идел буенда салды инде, аларда уңдырышлы туфрак, ә бездә чокырлар һәм сазлык кына бар... Болгарлар, бүген без каршы ярга күчәбез, югыйсә дәүләтсез халык - бетәчәк. »

Бу кулъязма нигезләнгән Аспарух чыгышы «Аспарух хан» фильмында китерелгән.

Беренче Идел буе Болгары династиясе[үзгәртү]

Идел буе Болгары хәкимнәре тамгасы (болгар руннары)

Котраг илтәбәр беренче Идел буе Болгары династиясен нигезләгән. Шиһабетдин Мәрҗаниның «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» китабы буенча, Котраг улы Ирхан - Идел буе Болгарының икенче хәкиме, Ирхан улы - Тукый - өченче Идел буе Болгары хәкиме булган (КотрагИрханТукыйАйдарШилкиБатыр-МөэминАлмыш Җагфар ибн ШилкиМикаил ибн ҖагфарӘхмәд ибн ҖагфарАбдуллаһ ибн МикаилТалиб ибн ӘхмәдМөэмин ибн ӘхмәдАбд ар-Рахман ибн МөэминАбу Исхак Ибраһим ибн МөхәммәдНәзир әд-ДинМустансирАлтынбәкГалимбәк).

Хәтер[үзгәртү]

Антарктидада бер пик Котраг хан исемен йөртә.

Документаль һәм нәфис фильмнар[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]