Аспарух

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Аспарух хан

Аспарух ханга Добрич шәһәрендә һәйкәл
Тулы исеме Аспарух Кубрат улы
Һөнәре сәясәтче, гаскәри
Туу датасы 640 ел тирәсендә
Туу җире Бөек Болгар иле
Милләте болгар
Үлем датасы 700 ел
Үлем җире Дунай буе Болгары
Әтисе Кубрат хан
Балалары Тервел, Айар

Аспарух яки Аспарух хан (tat.lat. Asparux, болгарча Аспарух, шулай ук Исперих, Есперих, Испор, Еспор, Есперерих, Аспар-хрук) (VII гасыр) — Дунай буе Болгарына нигез салучы, Бөек Болгар иленә нигез салучының Кубрат ханның икенче улы, Идел буе Болгарына нигез салучының Котрагның бертуган энесе.

Чыгышы[үзгәртү]

632 елда Бөек Болгар дәүләтенең ханы булып Органаның бер туганының улы Кубрат тәхеткә утырган. Кубрат VII йөзнең 50 нче еллар ахыры—60 нчы еллары башында үлгән (кайберәүләр иртәрәк, төгәлрәк вакытны күрсәтәләр — 642 елда, диләр). Аның үлеме чынында үзе төзегән берләшмәнең яшәүдән туктавына китергән.

Риваятьтә Кубрат хан улларыннан өчесенең исеме аталган: өлкәне — Батбай, икенчесе — Котраг, өченчесе— Аспарух (ике кечесенең исемнәре күрсәтелмәгән). Гомумән, ханның биш улы турындагы риваять Бөек Болгар илендә булган биш этник төркем, биш эре кабиләне гәүдәләндерә.

Бөек Болгар Иле таркалышы[үзгәртү]

Кубрат хан варислары

Бу чорда Бөек Болгар җирләре көнчыгыштан һөҗүм итеп торучы хәзәрләр тарафыннан нык киметелгән булган. Кубратның уллары Кавказ алды тирәсендәге көньяк төбәкләргә генә хуҗа булып калганнар. Батбайга Кубан буе җирләре, Аспарухка шул елганың югарыгы агымы буйлары һәм хәзерге Ставрополь калкулыгы тигән. Котраг хан җитәкчелегендәге өченче төркеме Кубрат үлгәннән соң Урта Идел буена киткән һәм анда 671-675 еллар тирәсендә Идел буе Болгары нигезләгән.

Дунай буе Болгары барлыкка килүе[үзгәртү]

Дунай буе Болгары Аспарух хәкимлеге чорында

Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар.

Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте — башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе барлыкка килгән.

Болгар ханнары династиясе илдә 300 елга якын — башта 816 елга кадәр Аспарух, аннары Омутарх нәселләре хакимлек иткән. Ләкин акрынлап болгарларның славянлашуы көчәя барган, 865 елда славян Борис (852—889) патшалык иткәндә үк инде христиан дине кабул ителгән, ә 894 елда бертуган Кирилл һәм Мефодийлар уйлап тапкан славян язуы кириллица гамәлгә кертелгән. Славян теле рәсми төстә чиркәү һәм дәүләт теле булып әверелгән. Төрки телле болгарлар белән көньяк славяннар арасындагы этник аерма акрынлап юкка чыккан. Асылда, болгарлар күп санлы славяннар тарафыннан йотылып беткәннәр, тик аларның атамасы гына этноним—халык исеме булып сакланып калган.

Византия монахы Тәүбәче Феофанның 810—815 елларда теркәп калдырган елъязмасы буенча, Аспарух Византиягә каршы сугыш алдында үз болгарларын болай өндәгән:

« Безгә Котраг абыем тапкан җир кебек кирәк. Котраг болгарлары зур шәһәрләр Идел буенда салды инде, аларда уңдырышлы туфрак, ә бездә чокырлар һәм сазлык кына бар... Болгарлар, бүген без каршы ярга күчәбез, югыйсә дәүләтсез халык - бетәчәк. »

Бу кулъязма нигезләнгән Аспарух чыгышы "Хан Аспарух" фильмында китерелгән.

Хәтирә[үзгәртү]

Болгариядә Аспарух ханга күп һәйкәлләр ачылган, Аспарух истәлегенә Исперих шәһәре аталган, иң зур Болгария күпере "Аспарух күпере" исемләнгән.

Аспарух ханга һәйкәл, Плиске шәһәре, Болгария
Аспарух ханга һәйкәл, Стрелче шәһәре, Болгария

Украинада, Запорожье өлкәсендә 2010 елда Аспарух ханга мемориаль тактасы ачылды.

Аспарух ханга мемориаль тактасы, Украина

Документаль һәм нәфис фильмнар[үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Гумилев Л. Н., «Древние тюрки»
  • «Краткая история Болгарии (С древнейших времен до наших дней)», издательство «Наука», Москва, 1987.
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.