Мөэмин ибн Әхмәд

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Мөэмин ибн Әхмәд
ﻣوُﺀﻣﻳن ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ
Bolgar amire.jpg
Мөэмин ибн Әхмәд әмир
Тулы исем:

Мөэмин ибн Әхмәд

Һөнәре:

сәясәтче, гаскәри

Туу датасы:

X гасыр

Туу җире:

Болгар шәһәре

Ватандашлыгы:

Идел буе Болгары

Милләт:

болгар

Үлем датасы:

X гасыр

Үлем җире:

Болгар шәһәре

Әтисе:

Әхмәд ибн Җагфар

Мөэмин ибн Әхмәд яки Мөэмин ибн Әхмәд әмир, Мөэмин-1 (ﻣوُﺀﻣﻳن ﺋﻳﺒن ﺋﻪﺣﻣﻪﺩ tat.lat. Mö'min ibn Äxmäd, рус. Мумин) (Х гасыр) — Идел буе Болгары хәкиме, Әхмәд ибн Җагфар әмир улы, Алмыш әмир оныгы, Идел буе Болгары җирләре берләштерүче.

Идел буе Болгары җирләре берләштерүе[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Болгар феодаль сугышы сәбәпләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Әхмәд ибн Җагфар әмирнең ике улы - Мөэмин ибн Әхмәд һәм Талиб ибн Әхмәд булган.

Идел буе Болгары

Болгар шәһәрендә 922 елда Алмыш әмир Ислам динек - дәүләт дине буларак игълан иткән, ләкин Сувар шәһәрендә күп кешеләр мәҗүсилектә калган, Ислам кануннарына каршы булган һәм Болгар дәүләтеннән аерылырга теләгән. Талиб ибн Әхмәд Сувар әмирлеге Болгардан бәйсезлеге яклаган. Мөэмин ибн Әхмәд бердәм дәүләт булдырмакчы булган. 970-елларда бертуганнар арасында ватандашлар сугышы башланган.

Болгар шәһәре - бердәнбер дәүләт башкаласы[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Талиб ибн Әхмәд 976 елда Мөэмин ибн Әхмәд әмиренә ватандаш сугышында оттырган. Шулай итеп Талиб ибн Әхмәд 976 елда бөтен Идел буе Болгары дәүләтен Болгар шәһәре башкаласы тирәсендә берләштергән, Сувар шәһәре үз мөстәгыйлеген югалтган.

Болгар феодаль сугышы нәтиҗәләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мөэмин ибн Әхмәд бөтен болгар кабиләләре һәм Идел буенда яшәгән халыклар бердәм дәүләттә берләштергән. Сувар шәһәре Ислам канунына буйсынган. Мәҗүсилектә калган болгарлар көнбатышка күчкән - бу чуаш халкы бабалары. Ислам динле болгарлар - Казан татарлары бабалары, алар төп болгар шәһәрләрен - Болгар, Сувар, Биләр, Җүкетау, Кашан, Чаллы, Казан салганнар, бай болгар-татар мөселман мәдәниятен иҗат иткән.

Шулай итеп Мөэмин ибн Әхмәд хакимлегеннән соң, болгарлар - мәҗүси болгарларга (чуашлар) һәм Ислам динле болгарларга (Казан татарлары бабалары) аерылган.

Руслар белән мөнәсәбәтләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Владимир-1, Киев Русе кенәзе

Рус кенәзләре 965 елда һәм 985 елда Идел буе Болгары дәүләтенә каршы талау сугышларында катнашканнар. Руслар теге вакытта мәҗүси халык әле булган.

Русларга Ислам динен кабул итү тәкъдиме[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Мөэмин ибн Әхмәд Болгар дәүләте берләштергәннән соң (976 ел), Сувар мәҗүсилеген бетергәннән соң, Рус мәҗүси күршеләрен Ислам диненә тартырга теләгән, мәҗүси кыргый күршеләр урынына мөселман дусларча халык килеп чыккан өчен.

Мөэмин ибн Әхмәд Влади́мир I кенәзгә мөселман болгар илчелеген 980 елларда җибәргән. Кайбер чыганаклар буенча бу илчелек галим Якуб әл-Болгари җитәкләгән. Идел буе Болгары дәүләте рәсми рәвештә Киев Русенә Ислам дине кабул итәргә тәкъдим иткән.

Влади́мир I төгәл җавабы бирмәде һәм монотеистик динен сайлый башлаган. Танылган төрек белгече О.Прицак буенча Влади́мир I башта Ислам динен кабул иткән, ләкин соңрак 988 елда үзен чукынган һәм Киев Русен чукындырган.

Гарәп тарихчысы Әл-Мәрвәзи китабы (1120) буенча 1014 елда болгар әмире Мөэмин-2 (Абу Исхак Ибраһим ибн Мөхәммәд) Владимир-1 кенәзне яңадан Исламга өндәп күндергән. Бу фикерен танылган төрек белгече О.Прицак үз китапларында яклый.

Мөселман илчелеге нәтиҗәләре[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

985 елда Идел буе Болгары һәм Киев Русе арасында беренче Солых Килешү төзегән. Бу килешү буенча

« колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы турылыклы булырга дип ант ителә »


Шулай итеп, Мөэмин ибн Әхмәд - Идел буе Болгары җирләре берләштерүче, Ислам дине таратучысы, күренекле сәясәтче, гаскәри, дипломат буларак болгар-татар тарихында калган.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | чыганак текстны үзгәртү]

  • Идел Болгар иле
  • Повесть временных лет. М.-Л., 1950. Ч. 1-2; Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
  • Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.