Чаллы
Бу мәкаләнең латин әлифбасындагы игезәге бар.
|
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
Тарих [үзгәртү]
- 1626 елдан бирле хәзерге Чаллы урынында беренче торак йортлары билгеле.
- XIX гасырда Чаллы пристане — зур ипи сату үзәге булган.
- 1920 елга хәтле — Уфа губернасының Минзәлә өязендә, ТАССР барлыкка килгәч, аның составына керә.
- 1922—1930 елларда Чаллы кантонының үзәге.
- 1982—1988 елларда Брежнев исемен йөртә.
Шәһәр җитәкчеләре [үзгәртү]
- 1991—1999 елларда — Рәфгать Алтынбаев
- 1999—2003 елларда — Рәшит Хәмәдеев
- 2003—2010 елларда — Илдар Халиков
- 2010 елдан хәзергә кадәр — Васыйл Шәйхразиев
Халык [үзгәртү]
Халык саны [үзгәртү]
Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Русия шәһәрләре арасында 31 урында тора.
Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[1]:
| Ел | Халык саны (мең кеше) |
|---|---|
| 1887 ел | 1 |
| 1926 ел | 4 |
| 1931 ел | 5 |
| 1939 ел | 9,4 |
| 1959 ел | 19,1 |
| 1967 ел | 33 |
| 1970 ел | 37,9 |
| 1971 ел | 55 |
| 1973 ел | 126 |
| 1976 ел | 231 |
| 1979 ел | 301,4 |
| 1982 ел | 374 |
| 1989 ел | 500,3 |
| 1996 ел | 528,7 |
| 2000 ел | 514,7 |
| 2005 ел | 508 |
| 2009 ел | 508,7 |
Административ бүленеш [үзгәртү]
Яр Чаллы өч районына бүленә:
Мәгариф [үзгәртү]
- Кама дәүләт инженер-икътисад академиясе
- Яр Чаллы дәүләт педагогика институты
- Кама дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе
- Чаллы дәүләт сәүдә-технология институты
- Казан дәүләт университеты филиалы
- Чаллы педагогика көллияте
- Чаллы медицина көллияте
- Кама дәүләт автомеханика техникумы
- Чаллы сәнгать училищесы
Мәдәният [үзгәртү]
- Чаллы Татар дәүләт драма театры
- Чаллы дәүләт курчак театры
- Чаллы шәһәр тарихы музее
- Сара Садыкова исемендәге концертлар залы
- Балалар һәм яшьләр иҗаты шәһәр сарае
- «КамАЗ» мәдәният йорты
- «Энергетик» мәдәният сарае
- Яр Чаллы Орган залы
- «Мастеровые» рус драма театры
- «Айгөл» циркы
Дин [үзгәртү]
Мәчетләр:
Спорт [үзгәртү]
Спорт белән шөгыльләнү урыннары [үзгәртү]
- «Олимпийский» олимпик резерв спорт мәктәбе: йөзү, көрәш, дзюдо, самбо, акробатика, бокс
- «Дельфин» спорт мәктәбе: йөзү, синхрон йөзү, туризм, көрәш, бокс
- «Витязь» спорт мәктәбе: көрәш, армспорт, йөзү
- «Афалина» бассейны: йөзү, синхрон йөзү
- «Яр Чаллы» спорт мәктәбе : җиңел атлетика, гимнастика, велоспорт, теннис
- «Камаз» футбол клубы: футбол
- «Виктория» спорт мәктәбе: футбол, велоспорт, авыр атлетика
- «Строитель» спорт мәктәбе: бокс, футбол
- «Комсомолец» олимпик резерв спорт мәктәбе: гимнастика
- «Заря» спорт мәктәбе: футбол, волейбол, мини-футбол, зур теннис, атлетик гимнастика
- 11 нче спорт мәктәбе: волейбол, көрәш, зур теннис
- 12 нче олимпик резерв спорт мәктәбе: җиңел атлетика, милли көрәш, дзюдо, синхрон йөзү
- Рәшит Хәмәдиев исемендәге «Тулпар» атлы спорт мәктәбе: атлы спорт
- «Яр буе» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Мәдәният» паркы: кышкы айларда чаңгы спорты, башка вакытта кросс, велоспорт
- «Титан» спорт мәктәбе: чаңгы спорты, җиңел атлетика, бию
- Боз спорт сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Бердәм Русия» боз сарае: хоккей, тимераякта шуу
- «Федотово» чаңгы базасы (Чаллыдан чыгып): таулы чаңгы спорты, сноуборд, пейнтбол,
- Шахмат-шашка клубы ның «Этюд» спорт мәктәбе: шахмат, шашка
- «Челны-Экстрим» спорт техника мәктәбе: картинг, регби, парус спорты, авиамодель спорты
- Олег Кухаренко исемендәге картодром: картинг
- «Планета фитнес» фитнес клубы: фитнес, бию, йөзү
- “FitLand” фитнес клубы: фитнес
- «Идеал» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога
- «Гармония» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бодибилдинг
- «Ника» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
- «Лидер» фитнес клубы: фитнес, аэробика, йога, бию
Спорт командалары [үзгәртү]
- «КАМАЗ-МАСТЕР» командасы — йөкле машиналар узышу буенча дөньякүләм лидер
- «Камаз» футбол клубы — Русия беренчелегенең I лигасында алдынгылардан санала
- «Челны» хоккей клубы — Русия беренчелегенең I лигасында уйный
Ял итү, күңел ачу урыннары [үзгәртү]
- Дельфинарий. Анапа дельфинарие филиалы булган Чаллы дельфинариенда дельфиннар һәм диңгез арысланы белән куелган кызыклы шоу программа карап була.
- Энтузиастлар бульвары — чаллылыларның яраткан ял итү урыннарының берсе. Бульварда фонтаннар, кафе-рестораннар, төнге клублар, кибетләр бар.
- «Яр буе» паркы мәйданы. Бәйрәмнәр уздырыр өчен махсус төзелгән мәйданда Сабантуй, Яшьләр көне, башка бәйрәмнәр, концерт-тамашалар уза. Аңа алып бара торган урамда төрле ачык типтагы кафелар байтак.
- Ипподром.
Кинотеатрлар [үзгәртү]
Төнге клублар [үзгәртү]
- «Джумба»
- “Opera”
- “Brooklyn”
- “Galaxy”
Кунакханәләр [үзгәртү]
Сәнәгать [үзгәртү]
Азык-төлек тармагы [үзгәртү]
- Яр Чаллы сөт комбинаты (рус. филиал «Набережно-Челнинский молочный комбинат» ОАО «ВАМИН Татарстан»)
- «Челны-Бройлер» ҖЧҖ
- «Челны холод» ААҖ
- "«Алиса» ҖЧҖ
Машина төзү тармагы [үзгәртү]
- «КамАЗ» ААҖ — Кама автомобиль заводы Чаллының алдынгы сәнәгать предприятиясе. Ул йөкле машиналар, автобуслар чыгара. Шәһәрнең икътисад хәле заводныкына нык бәйле.
- «Соллерс—Набережные Челны» ААҖ — җиңел машиналар җитештерә.
Энергетика тармагы [үзгәртү]
- Яр Чаллы ТЭЦы (рус. филиал «Набережночелнинская ТЭЦ» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия, җылылык, җылы су җитештерә.
- Түбән Кама ГЭСы (рус. филиал «Нижнекамская ГЭС» ОАО «Генерирующая компания») — электрэнергия җитештерә.
Төзү материалларын җитештерү [үзгәртү]
- Зур панельле йортлар төзү заводы
- Металлконструкция заводы
- Тимер-бетон әйберләре заводы
- «Стройдеталь» заводы
- Күзәнәкле бетоннар заводы
Телефон операторлары [үзгәртү]
Интернет провайдерлар [үзгәртү]
Массакүләм мәгълүмат чаралары [үзгәртү]
Матбугат [үзгәртү]
- «Шәһри Чаллы»
- «Көмеш Кыңгырау»
- «Туганайлар»
- «Безнең фикер»
- «Ислам нуры»
- «Тәрбия»
- «КАМАЗ хәбәрләре»
- «Азатлык»
- «Чаллы яшьләре»
- «Таң йолдызы» — «Камские зори»
- «Мәйдан» журналы
- «Челны ЛТД»
- «Вечерние Челны»
- «АвтоCITY»
- «ЧАС»
- «Новая неделя»
- «Челнинские известия»
- «Вести КАМАЗа»
- «Единство»
- «Из рук в руки»
- «Бизнес-класс/Современность»
- «Доброхот»
- «Автопремьера»
- «Капитал»
- «Челнинский перекресток»
- «Есть работа! Набережные Челны»
- «Светлый путь» (Тукай районы газетасы)
- «Навигатор»
- «Совет врача»
- «Кстати обо всём»
- «Ревизор»
Телевидение [үзгәртү]
- Первый канал (ААҖ «Первый канал»)
- Россия-1/Татарстан ДТРК
- Россия-2
- Россия-К (Культура)
- Татарстан — Яңа Гасыр (ААҖ ТРК «Яңа гасыр»)
- РЕН ТВ — Яр Чаллы
- Чаллы-ТВ/НТВ
- Эфир/ТНТ
- Звезда/Кама ТВ
Күмәк антенна аша: [үзгәртү]
Радио [үзгәртү]
- Болгар радиосы
- Күңел радиосы
- Радио Дача
- Татар радиосы
- Радио Рекорд
- Радио Брежнев FM
- Авторадио
- Радио Маяк
- Европа плюс
- Радио России
- Радио Romantika
- Русское радио
- NRJ
- Ретро FM
- Хит FM
- DFM
- Love Radio
Кызыклы мәгълүмәт [үзгәртү]
Альтернатив адреслар [үзгәртү]
Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.
Рекордлар [үзгәртү]
Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[2]:
Чаллы турында җырлар [үзгәртү]
- Чаллы сиреньнәре (Ринат Гобәйдуллин көе, Мирһади Разов сүзләре)
- Гүзәлем Чаллы (Рифгать Алиев көе, Сәлимә Шарапова сүзләре)
- Ак кала (Рафаэль Билалов көе, Мәхмүт Хөсәен сүзләре)
- Чаллыдан хат (Фасил Әхмәтов көе, Мөнип Газар сүзләре)
- Камаздашлар (Нәҗип Җиһанов көе, Ренат Харис сүзләре)
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- Яр Чаллы шәһәренең рәсми сайты (рус телендә)
- Күңел радиосы
Моны да карагыз [үзгәртү]
| Бу мәкалә Татар Википедиясенең яхшы мәкаләләр рәтенә керә. |
|
|
||
|---|---|---|
| Шәһәрләр: Казан | Чаллы | Азнакай | Алабуга | Арча | Әгерҗе | Әлмәт | Баулы | Болгар | Бөгелмә | Буа | Зәй | Зеленодольск | Лаеш | Лениногорск | Мамадыш | Менделеевск | Минзәлә | Нурлат | Тәтеш | Түбән Кама | Чистай
Районнар: Азнакай районы | Аксубай районы | Актаныш районы | Алабуга районы | Алексеевск районы | Апас районы | Арча районы | Әгерҗе районы | Әлки районы | Әлмәт районы | Әтнә районы | Балтач районы | Балык Бистәсе районы | Баулы районы | Биектау районы | Бөгелмә районы | Буа районы | Зәй районы | Кайбыч районы | Кама Тамагы районы | Кукмара районы | Лаеш районы | Лениногорск районы | Мамадыш районы | Менделеевск районы | Минзәлә районы | Мөслим районы | Түбән Кама районы | Нурлат районы | Питрәч районы | Саба районы | Сарман районы | Спас районы | Тәтеш районы | Теләче районы | Тукай районы | Чирмешән районы | Чистай районы | Чүпрәле районы | Югары Ослан районы | Ютазы районы | Яңа Чишмә районы | Яшел Үзән районы |
||
|
|
||
|---|---|---|
| 1 000 000нан артык кеше | Мәскәү • Санкт-Петербург • Новосибирск • Екатеринбург • Түбән Новгород • Самара • Омск • Казан • Чиләбе • Тындагы Ростов • Уфа • Волгоград | |
| 500 000 — 1 000 000 кеше | Пермь • Красноярск • Воронеж • Сарытау • Краснодар • Тольятти • Ижау • Сембер • Барнаул • Владивосток • Ярославль • Өркет • Төмән • Махачкала • Хабаровск • Новокузнецк • Ырынбур • Кемерово • Рәзән • Томск • Әстерхан • Пенза • Яр Чаллы • Липецк • Тула | |
| 250 000 — 500 000 кеше | Киров • Чабаксар • Калининград • Брянск • Курск • Иваново • Магнитогорск • Улан-Удэ • Тверь • Ставрополь • Түбән Тагил • Смоленск • Белгород • Архангельск | |
| Шәһәрләрнең халык саны 2010 халык исәбе буенча китерелгән. | ||