Ләйсән Гатауллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ләйсән Гатауллина latin yazuında])
Ләйсән Гатауллина
рәсем
Туганда бирелгән исеме:

Гатауллина Ләйсән Марат кызы

Туу датасы:

15 август 1997(1997-08-15) (26 яшь)

Туу җире:

Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы

Һөнәре:

драма актрисасы

Гражданлыгы:

Россия байрагы РФ

Активлык еллары:

2020 — х. в.

Бүләк һәм премияләр:

«Тантана» премиясе - 2020
Муса Җәлил премиясе (2023)

Ләйсән Гатауллина, Гатауллина Ләйсән Марат кызы (1997 елның 15 августы, Россия Федерациясе, Татарстан, Яр Чаллы) — драма актрисасы, Камал театры артисты (2021 елдан),[1] «Тантана» премиясе лауреаты (2020). Сөйкемле, җырлау осталыгы булган артистка. Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1997 елның 15 августында Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә туа. Кечкенә чактан театр студияләренә йөри, Яр Чаллы шәһәренең театраль мәктәбен кызыл диплом белән тәмамлый. 2015 елда, 11нче сыйныфны тәмамлагач, КФУ Алабуга институтының чит телләр факультетына укырга керә. Әмма 2017 елда үз юнәлешен үзгәртә һәм Казан дәүләт мәдәният институты театраль факультетының режиссура һәм актерлык осталыгы кафедрасына актер белгечлегенә укырга керә һәм шул ук вакытта Алабуга институтында читтән торып укуны дәвам итә. Мәдәният институтында укытучысы Фәрит Бикчәнтәев була. 2020 елда КФУны, 2021 елда Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлый һәм Галиәсгәр Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. [2]

Театр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2021 елда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының коллективына кушыла. Әмма театрдагы эшчәнлеген иртәрәк, интситутның 2нче курсында укыганда Фәрит Бикчәнтәев куелышындагы «Сишәмбе көн кич белән»: "Парковка" спектаклендәге Фатыйма роленнән башлап җибәрә. Шул роле өчен 2019 елда Нижгар шәһәрендә үткәрелгән "Театраль Идел буе" яшьләр фестиваленең округ этабында студентлар театрлары арасында иң яхшы актриса дип таныла.[3] Шулай ук "Сүнгән йолдызлар" спектаклендәге Сәрвәр роле өчен 2020 елда «Тантана» премиясенең "Дебют" номинациясендә җиңү яулый.[4]

Репертуар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фотосурәтләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Камал театры сайты
  • INTERTAT
  • Instagram социаль челтәре