Вести КАМАЗа (газета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Вести КАМАЗа (газета) latin yazuında])
«Вести КАМАЗа»

Гамәлгә куючы

КАМАЗ ПАҖ

Нәшер итүче

КАМАЗ ПАҖ

Нигезләнгән

1973

Тел

рус

Төп офис

423810, Татарстан, Яр Чаллы, Автозавод проспекты, 2.

Тиражы

25 000 (2022)


Веб-сайт: vestikamaza

«Вести КАМАЗа» (КАМАЗ хәбәрләре) ― Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә рус телендә нәшер ителүче корпоратив газета. Оештыручысы: «КАМАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте. Атнага бер саны чыга. 1973―1992 елларда «Рабочий КАМАЗа» исеме белән чыккан[1].

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1973 елның 29 сентябреннән, КамАЗ заводларының бердәнбер газетасы буларак, «Рабочий КамАЗа» (КамАЗ эшчесе) исеме астында чыга башлаган [2]. Беренче баш мөхәррир итеп Валерий Леонид улы Аракчеев билгеләнә. Валерий Аракчеев «КамАЗның атказанган хезмәткәре» һәм «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исемнәрен йөртә. Хөрмәт Билгесе ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен» медале һәм «Чаллы шәһәре каршындагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән [3]. Валерий Леонид улы Аракчеевтан соң билгеләнгән икенче баш мөхәррир ― Раил Шәфигулла улы Галләмов [4].

«Рабочий КамАЗа» газетасы 1980-елларда атнага өч тапкыр, аннары биш тапкыр, 1990-еллар башында инде атнага 6 тапкыр чыккан.

1992 елның 11 февраленнән исемен «Вести КАМАЗа» (КАМАЗ хәбәрләре) итеп үзгәрткән.

2016 елдан «Вести КАМАЗа» шәһәр интернет-басмасына әйләнә: vestikamaza.ru порталында предприятие эшчәнлеге турында мәгълүмат та, автогигантка тәэсир итүче шәһәр һәм дөнья яңалыклары да басыла [5].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]