КамАЗ
| КамАЗ ААҖ | |
| Тип |
ачык акционер җәмгыяте |
|---|---|
| Нигезләү елы | |
| Урнашуы | |
| Төп затлар |
Сергей Когогин, генераль директор |
| Тармагы |
автомобильләр төзү |
| Продукциясе |
йөк автомобильләре, куәтле агрегатлар, автобуслар |
| Чиста керем | |
| Эшчеләр саны |
52 мең |
| Сайт |
www.kamaz.ru |
Кама автомобиль заводы, кыскача КамАЗ - зур йөк автомобильләр җитештерүче предприятие. Татарстанда иң егәрле автомобиль җитештерүче завод булып санала. Русия Федерацияседәге иң эре автомобиль корпорациясе.
«КамАЗ» ширкәтенә 96 предприятие керә, алар арасында «Туймазы автобетоновоз заводы», «НефАЗ» (Нефтекама шәһәре) һәм «Автоприцеп-КАМАЗ» (Ставрополь шәһәре) оешмалары бар. Атаклы Дакар кроссларында да КамАЗлар - билгеле машина.[1] КамАЗ дизель двигательләр җитештерү күләме буенча дөньяда сигезенче урынны алып тора. 30 ел эчендә предприятиедә 1,7 миллионнан артык йөк автомобиле һәм 2,3 миллион двигатель эшләнгән.
Бүгенге көндә “КамАЗ”да 30 төрдәге йөк машинасы (300дән артык модификацияле), тагылма техника, автобуслар, двигатель һәм энергия бирү агрегатлары, инструмент һәм җиһазлар җитештерелә. “КамАЗ” – СССРда беренче акционерлык җәмгыяте. Концернның бердәм комплексына уйлап табу, җитештерү, автомобиль техникасы һәм автокомпонентлар җыю, шулай ук әзер продукцияне сату буенча 13 эре махсуслашкан бүлекчә керә.[2]