Габдулла Тукай исемендәге сквер (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Тукай исемендәге сквер (Яр Чаллы) latin yazuında])


Габдулла Тукай исемендәге сквер
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле
Сквер үзәгендә Габдулла Тукай һәйкәле
ИлРусия Русия
Район Яр Чаллының Үзәк районы

Габдулла Тукай исемендәге сквер (рус. Сквер имени Габдуллы Тукая) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Яңа шәһәр өлешендә урнашкан сквер.
Адрес: Яр Чаллы, Яңа шәһәр, Үзәк район, 16нчы микрорайон, Тынычлык проспекты, 9нчы йорт каршы.

Тышкы рәсемнәр
Тукай скверыннан фотосурәтләр.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2011 елның 22 ноябрендә ачылган. Биредә Габдулла Тукай туган көнне (26 апрель) әдәби кичәләр, театральләштерелгән тамашалар, бәйрәмнәр, митинглар уза.

Урнашуы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының (Яңа шәһәр) Үзәк районы 16нчы комплекста Тынычлык проспекты белән Р. Беляев проспекты кисешкән урыннан ерак түгел (Тынычлык проспекты 9нчы йорт каршында) урнашкан.

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сквер үзәгендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга (125 еллык юбилее хөрмәтенә) бронзадан 6 м биеклектәге һәйкәл куелган (авторы — Владимир Демченко)[1]. Скверда чәчәк клумбалары утыртылган, эскәмияләр куелган, декоратив яктырту үткәрелгән. Сквер юллары милли орнаментлы брусчатка белән капланган. Миләш, каен, чыршы агачлары утыртылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Открыт памятник Тукаю. Челны ЛТД, 22.11.2011
Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы