Уфа
| Шәһәр
Уфа
|
Уфа́ (баш. Өфө) – Башкортстан республикасының башкаласы, Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.
2010 елдагы Бөтен Русия Исәпләүнең алдан санавы бунча, халык саны 1 062 300 кеше. Мәйдан - 707,93 км².
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тарих
1574 елның яз башында Агыйдел елгасы белән Караидел елгасы кушылган биек ярымутрауда Уфа шәһәренең нигез салына. Ул тулысынча хәзерге Дуслык монументы урнашылган Беренче май майданына туры килә. Аның майданы 1,2 гектар, стенасының озынлыгы 440 метр чамасы булган.
1586 елдан башлап Уфа шәһәре дип атала башлый. Шул ук елда Уфага укчылар отряды башында шәһәрнең беренче воеводасы Михаил Нагой килә. Михаил Нагой Иван Грозныйның хатыны, Кабарда кенәзе Темрюкның кызы Марияның дусты була. Беренче воеводаның исем-шәрифләрен Михаил Ногай дип тә аңлаталар.
[үзгәртү] Шәһәр районнары
Уфа — берничә аерым массивтан торган, 7 районлы мәдәни-сәяси-иҗтимагый үзәк. Калинин, Дим, Киров, Ленин, Октябрь, Орджоникидзе, Совет районнарында йөзләрчә милләт вәкилләре яши. Шулар арасында Октябрь районы — иң яше, ул 1977 елның 3 мартында «туган».
[үзгәртү] Югары уку йортлары
Уфа шәһәренең уку йортлары 169 юнәлештә белгечләр әзерли. Әйдәүче югары уку йортлары — Башкортстан дәүләт университеты, Уфа дәүләт авиация техник университеты, Уфа дәүләт нефть-техник, медицина, педагогика университетлары республикада фәнни-педагогик кадрлар әзерләүче төп үзәкләр булып исәпләнәләр.
[үзгәртү] Искәрмәләр
[үзгәртү] Чыганак
|
|
|
|---|---|
| Биография | Балачак · Җаек чоры · Казан чоры · Соңгы көннәр |
| Урыннар | Кушлавыч · Кырлай · Өчиле · Җаек · Казан · Уфа · Әстерхан · Гурьевка · Троицк · Санкт-Петербург · Түбән Новгород |
| Оешмалар | «Болгар» номерлары · «Казан» кунакханәсе · Шәрык клубы · «Мотыйгия» мәдрәсәсе · Клячкин шифаханәсе · |
| Газета-журналлар | «Аң» · «Әл-ислах» · «Әл-гасрел җәдит» · «Уклар» · «Фикер» ·«Ялт-Йолт» · «Яшен» · |
| Тукай иҗаты | Шигърият · Проза · Публицистика · Балалар әдәбияты · Халык әдәбияты · |
| Тукай иҗатын өйрәнүчеләр | Әхмәт Фәйзи · Хәсән Туфан · Сибгат Хәким · Ибраһим Нуруллин · Зәкия Рәсүлова ·Гөлзада Бәйрәмова · |
| Хәтер | Дәүләт бүләге · Дәүләт филармониясе · Район · Казанда Тукай урамы, мәйданы |