Хәсән Туфан

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хәсән Туфан

Туу датасы 9 декабрь 1900(1900-12-09)
Туу җире Чистай өязе Иске Кармәт авылы
Ватандашлыгы СССР
Милләте татар
Үлем датасы 10 июнь 1981(1981-06-10) (80 яшь)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе 1966 ел

Хәсән Туфан (1900 елның 9 декабре1981 елның 10 июне) — мәшһүр татар шагыйре.

Тормыш юлы[үзгәртү]

Хәсән Туфан 1900 елның 27 ноябрендә (яңа стиль белән 9 декабрьдә) Казан губернасы Чистай өязе Иске Кармәт авылында крестьян гаиләсендә унынчы бала булып туа. 1905 ел инкыйлабыннан соң Иске Кармәттә мәктәп ачыла. Хәсән, шушы мәктәпкә йөрү белән бергә, күрше чуаш авылындагы мәктәптә бер ел русча да укый.

1914 елның язында Хәсән Тобол губернасының Ахман авылында яңа җир алган абыйлары янына китә һәм алар белән бергә җир астында бакыр колчеданы чыгару эшенә керешә. Шул ук елны абыйлары аны Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенә укырга җибәрәләр.

Анда ике ел укыганнан соң, укуын дәвам итү өчен акча табарга дип, Уралдагы Лысьва заводына эшкә керә.

1918-1923 елларда Урал һәм Себер мәктәпләрендә укыта, үзлегеннән белемен тирәнәйтә.

1924 елда Туфан Казанга килә һәм шунда төпләнеп кала. Башта Бишбалта бистәсендә балалар укыта, аннары «Совет әдәбияты» журналы редакциясендә, радиокомитетта эшли.

Шагыйрь биредә Һади Такташ, Гадел Кутуй, Муса Җәлил, Галимҗан Нигъмәти кебек якын дуслар таба, үзенең олы мәхәббәтен – актриса Луиза (Гайникамал) Салиәсгарованы очрата һәм аның белән тормыш корып җибәрә.

Ил күләмендә барган репрессия афәте Х. Туфанны да читләтеп үтми: 1940 елда аны гаепсезгә кулга алалар һәм Казан төрмәсенә ябалар. Аны, "халык дошманы" дип гаепләп, атарга хөкем итәләр, ләкин тиздән бу карарны ун ел төрмә белән алыштыралар. Соңрак аны Себергә сөргенгә җибәрәләр. Аңа Казанга кайтырга 1956 елда СССРның Генераль прокуратурасы тарафыннан тулысынча акланганнан соң гына рөхсәт итәләр.

1981 ел елның 10 июнендә шагыйрь вафат була.

Иҗат[үзгәртү]

1924 елда «Кызыл Татарстан» газетасында X. Туфанның беренче шигыре басыла. Шуннан соң кыска гына вакыт эчендә ул татар поэзиясенә эчтәлек ягыннан да, форма өлкәсендә дә яңалык алып килгән үзенчәлекле шагыйрь булып таныла.

Фатих Хөсни һәм Хәсән Туфан. Җитмешенче еллар

Тоткынлык елларында аның поэзиясе яңа югарылыкка күтәрелә. Бу елларда язган шигырьләрендә ("Алга барышлый", "Иртәләр җитте исә", "Гөлләр инде яфрак яралар", "Үзеңә бүләк итәсе иде", "Чәчәк сибелә җилдә", "Агыла да болыт агыла", "Сиңа", "Ромашкалар", "Тамчылар ни диләр", "Тургай нигә дәшми", "Әйткән идең", "Кая шулай ашыгасың, йөрәк", "Сүз кушасы килә талларга" һ. б.) аның иҗаты тирән лирик моң һәм киң фәлсәфи аһәң белән байый.

Бүләкләр[үзгәртү]

1966 елда Хәсән ага Туфанга "Сайланма әсәрләр"е өчен Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе бирелде. Чын мәгънәсендә халык шагыйре булган олы җанлы бу шәхес әдәбиятыбызның үлемсез бер өлеше булып яши.

Сылтамалар[үзгәртү]