Хәлил Әбҗәлилов
| Хәлил Әбҗәлилов | |
![]() |
|
| Тулы исеме | Хәлил Гали улы Әбҗәлилов |
|---|---|
| Һөнәре | артист |
| Туу датасы | 29 сентябрь 1896 |
| Туу җире | Оренбург губернасы, Шарлык өязе, Мостафа авылы |
| Үлем датасы | 18 март 1963 (66 яшь) |
| Бүләк һәм премияләре | Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе |
Хәлил Гали улы Әбҗәлилов — Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, СССРның халык артисты.
Эчтәлек |
[үзгәртү] Тәрҗемәи хәле
Хәлил Әбҗәлилов 1896 елның 29 сентябрендә Оренбург губернасы Шарлык өязе Мостафа авылында туа. Шагыйрь Муса Җәлилнең ике туган абыйсы.
1916 елдан Хәлил Әбҗәлилов «Ширкәт» труппасында уйный башлый.
Гражданнар сугышы елларында фронт театр бригадаларында эшли. 1920-1922 елларда Хива вә Бохара татар театрларында. 1923-1924 елларда Әстерхан дәүләт татар театрында.
1924-1928 елларда Бохара дәүләт киностудиясе (хәзер — Үзбәкфильм) фильмнарында уйный. «Үлем манарасы астында» (Корбашы-атаман), «Рәвәт чүл бүреләре» (1928, Абдулнәби бай ролендә), «Икенче хатын», «Кемдә хакимият», «Махау авырулылар» тасмаларында рольләр башкара. Титрларда ул - Х. Джалилов.
1928 елда Хәлил Әбҗәлилов танылган, тәҗрибәле артист сыйфатында Казанга, Татар академия театрында эшләргә чакыртыла һә гомеренең ахырына кадәр театрдан аерылмый.
Хәлил Әбҗәлилов — татар халкының олы талантка ия булган мәшһүр артисты. Ул иҗат иткән образлар үзләренең гадилекләре, табигый лекләре, тышкы яктан беркатлылыклары белән аерылып торсалар да, эчке дөньялары — тирән кичерешләргә бай, ачык фикерле, зирәк шәхесләр. Әбҗәлилов искиткеч сөйкемле, импровизациягә бай артист иде.
Артист 1963 елда вафат була.[1]
[үзгәртү] Уйнаган рольләре
Локман — «Томан арты» (Ш.Камал), Тихон — «Яшенле яңгыр», Шмага — «Гаепсездән гаеплеләр» (А.Островский), Омелько — «Мартын Боруля» (И.Карпенко-Карый), Боцман — «Разлом», Харитонов — «Диңгездәгеләр өчен» (Б.Лавренев), Биктимер — «Ташкыннар» (Т.Гыйззәт), Хуҗа — «Хуҗа Насретдин» (Н.Исәнбәт), Лир — «Король Лир» (В.Шекспир), Гыйльманов — «Миңлекамал» (М.Әмир), Сираҗетдин — «Банкрот» (Г.Камал), Яков — «Соңгылар» (М.Горький), Мисбах хаҗи — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Полежаев — «Тынгысыз картлык» (Л.Рахманов), Кучумов — «Котырган акчалар» (А.Островский) һ.б.[2]
[үзгәртү] Дәүләт бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
1957 елда, Мәскәүдәге Татар мәдәнияте ункөнлеге уңаеннан СССР халык артисты исемен ала.
1958 елда, Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр» спектаклендәге капиталларын югалткан миллионер Мисбах-хаҗи роле өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек дип табыла.
