Уильям Шекспир
| Уильям Шекспир | |
бердәнбер чын рәсем
|
|
| Тулы исеме | William Shakespeare |
|---|---|
| Һөнәре | драматург һәм шагыйрь |
| Туу датасы | 23 апрель 1564 |
| Туу җире | Англия |
| Үлем датасы | 23 апрель 1616 (52 яшь) |
| Үлем җире | Англия |
Уи́льям Шекспи́р (ингл. William Shakespeare; 1564 елның 23 апреле — 1616 елның 23 апреле) — инглиз драматургы һәм шагыйре. Дөньяның иң мәшһүр драматургларның берсе, иң азында 17 комедия, 10 хроника, 11 трагедия, 5 поэма авторы.
«Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Ричард III», «Венеция сәүдәгәрләре», «Отелло», «Гамлет» кебек дөньякүләм танылган әсәрләрне язган. Аны еш кына иң мәшһүр инглиз язучысы дип атыйлар[1].
Эчтәлек |
Тормыш юлы [үзгәртү]
Уильям Шекспир Уорикшир графлыгында урнашкан Эйвондагы Стратфорд шәһәрендә 1564 елда дөньяга килә. Шекспир Стратфорд грамматик мәктәбендә укыды дип санала, кайбер галимнәр фикеренчә, ул патша Эдуарда VI мәктәбендә дә белем ала, ләкин бу фактларны хәзер дәлилләп булмый.
1582 елда Уильям аннан сигез яшькә өлкәнрәк булган Анна Хатауэйга өйләнә, 1583 елда аларда Сюзанна исемле кыз, ә 1585 елда Хемнет белән Джудит туа. Якынча 1587 елда Шекспир Лондон шәһәренә күчә.
1592 елда ул Лондон театр труппасына керә. 1612 елда гаиләсе яшәгән Стратфордка кире кайта. Аннан соң ул җитди авырган дип санала. 1616 елның 23 апрелендә драматург вафат була.
Өч көннән соң Шекспир Стратфорд чиркәвендә җирләнә. Аның кабер астында түбәндәге эпитафия язылган:
|
Good frend for Iesvs sake forbeare, |
Иҗат [үзгәртү]
Шекспирның әдәби мирасын ике өлешкә бүлеп була: драматик һәм шигъри әсәрләр. Беренче өлкәдә ул көндәшсез дип саналса, шигърият өлкәсенә ул зур игътибар бирмәгән.
Татар телендә [үзгәртү]
Уильям Шекспирның күп кенә пьесалары татар теленә тәрҗемә ителә, Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында сәхнәләштерелә.
- Король Лир (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Антоний һәм Клеопатра (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Ромео һәм Джульетта (Илдус Әхмәтҗанов тәрҗемәсе)
- Тискәрегә — авызлык (Зөлфәт тәрҗемәсе)
- Ричард III (Шәрәф Мөдәррис тәрҗемәсе)
- Гамлет (Нәкый Исәнбәт тәрҗемәсе)
- Отелло (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Венеция сәүдәгәрләре (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Чамасына күрә чарасы (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
- Тылсымлы төн, яки җәйге төш (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)
Кызыклы фактлар [үзгәртү]
- Уильям Шекспир хөрмәтенә Марс планетасында кратер аталган.
- Шекспир һәм Сервантес бер үк елда вафат булганнар.
Искәрмәләр [үзгәртү]
- ↑ William Shakespeare (ингл.)
Сылтамалар [үзгәртү]
| Викиҗыентыкта? William Shakespeare |