Марс (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Марс
Mars Hubble.jpg
Тәртип саны 4
Кояштан уртача ераклык 227,92×106 км
Максималь ераклык 249,23×106 км
Минималь ераклык 206,62×106 км
Радиус 3386,2 км
Масса 6,4185×1023 кг
Тыгызлык 3,9335 г/см³
Тәүлек озынлыгы 24 сәг 39 мин 36 с
Ел озынлыгы 686,971 җир тәүлеге
Иярченнәр Фобос һәм Деймос
Марста табылган Гематит конкрециясе (тимер оксиды) үткән заманда су сыек хәлдә булганына күрсәтә, «Оппортьюнити» марсоходы төшергән фото
Марс өслегендә бәс
Төньяк поляр боз бүреге

МарсКояштан ераклык буенча дүртенче булып урнашкан Кояш системасы планетасы. Марс массасы Җир массаның 10,7% тәшкил итә, зурлык буенча Кояш системасының җиденче планетасы. Марс Борынгы Римның сугыш аллаһы хөрмәтенә аталган.

Кайчакта Марс кызыл планета дип йөртелә, кызыл төсен тимер оксиды бирә.

Марс - Җир төркеменең планетасы, бушанган атмосфера белән (өслек янында атмосфера басымы 160 тапкыр җирнекенә караганда азрак).

Марста Җирдә кебек поляр боз бүрекләре бар.

Марс янында ике табигый иярчен Фобос һәм Деймос бар (бор. юнанча "курку" һәм "дәһшәт").

1960 елдан Марсны ССРБ һәм АКШ тикшереп өйрәнәләр: «Марс» , «Фобос»), «Маринер», «Викинг», «Mars Global Surveyor» программалары.

Атамалар[үзгәртү]

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Мәррих (иске тат. مريح‎) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Тасвир[үзгәртү]

Язда поляр боз бүрекләренең эрүе сәбәпле бик көчле тузан давыллары башлана.

Марсның туфрагы кремнезем SiO2 (20—25%) һәм тимер оксидыннан (15%) тора.

Марста 500 тапкыр җирнекенә азрак зәгыйфь магнит кыры бар.

Тормыш мөмкинлеге[үзгәртү]

Магнитосфера юклыгы һәм Марсның бик юка атмосферасы тормыш сакламый. Җитмәсә, планетада җылылык агымнары күчми диярлек, Марсның өслеге Кояш җиле кисәкчәләре тарафыннан бомбалана, моннан тыш су җылынганда түбән басым сәбәпле сыек хәлне үтмичә шул ук вакытта буга әйләнә. Ләкин метан, оксидлар булуы ниндидер тормыш формасына күрсәтергә мөмкин.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 320.