Җир

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Җир
Rotating earth (large).gif
Тәртип саны 3
Кояштан уртача ераклык 149 597 887,5 км
Максималь ераклык 152 097 701 км
Минималь ераклык 147 098 074 км
Радиус 6 371,0 км
Масса 5,9736×1024 кг
Тыгызлык 5,5153 г/см³
Тәүлек озынлыгы 0,99726968 көн
Ел озынлыгы 365,256366 җир тәүлеге (365 көн 6 сәг 9 мин 10 с)
Иярченнәр Ай
Җир — кешелек йорты

Җир (лат. Terra) — Кояш системасының Кояштан өченче планетасы. Җирсыман планеталар арасында диаметр, масса һәм тыгызлык буенча иң зуры.

Ешрак Җир, Җир шары, Дөнья исемнәр астында телгә алына. Бүгенгесе көнгә кешеләргә мәгълүм булган Кояш системасының һәм Бөтен Галәмнең тереклек яши торган бердәнбер планетасы (күк җисеме).

Фәнни мәгълүматлар буенча, Җир Кояш томанлыктан якынча 4,54 млрд. ел элек барлыкка килгән, һәм тиздән үзенең бердәнбер табигый иярченеАйны булдырды. Җирдә тереклек якынча 3,5 млрд. ел элек барлыкка килде. Планетаның өслегенең 70,8 % Дөнья океаны каплый, өслегенең башка өлешене кыйтгалар һәм утраулар тәшкил итәләр. Тереклек бар булу өчен кирәкле сыек су Кояш системасының башка планеталарының өслегендә юк. Җирнең эчке өлкәләре шактый активлы һәм калын, чагыштырмача каты каттанмантиядән, аның астындагы тышкы сыек төштән һәм эчке каты тимер төшеннән гыйбарәт.

Җир башка галәми җисемнәр белән, Кояш һәм Ай шул исәптән, үзара тәэсир итә (тарту көчләре белән тарттыра). Җир Кояш тирәсендә әйләнә һәм 365,26 көн эчендә әйләнеп чыга. Бу вакыт аралыгы — сидерик ел, ул 365,26 кояш тәүлегенә тигез. Җирнең әйләнү күчәре аның орбита яссылыкка карата 23,4° ка авыша. Моннан сәбәпле планета өслегендә бер тропик ел (365,26 кояш тәүлеге) эчендә фасыл үзгәрешләре булалар.

ССРБ почта маркасы, 1969 ел Җир Калып:ЦФА.