Сатурн (планета)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
Моңа күчү: навигация, эзләү
Сатурн
Saturn from Cassini Orbiter (2004-10-06).jpg
Тәртип саны 6
Кояштан уртача ераклык 1 433 449 370 км
Максималь ераклык 1 513 325 783 км
Минималь ераклык 1 353 572 956 км
Радиус поляр: 54 364 ± 10 км, экваториаль: 60 268 ± 4 км
Масса 5,6846×1026 кг
Тыгызлык 0,687 г/см³
Тәүлек озынлыгы 10 сәг 34 мин 13 с плюс-минус 2 с
Ел озынлыгы 10 832,327 көн (29,46 ел)
Иярченнәр 62

Сату́рнКояш системасының Кояштан алтынчы планета, зурлыгы буенча Юпитердан икенче урында тора. Сатурн Юпитер, Уран һәм Нептун белән зур газлы планеталар төркемене тәшкил итәләр. Планета үз исемене римлылар мифларындагы Сатурн исеменә карап алды, ул греклардагы Зевсның атасы титан Кроноска тәңгәл килә. Сатурнның билгесе — урак: .

Гомум алганда Сатурн гелий катышмасы, су, метан, аммиак эзләре белән водородтан һәм «тау токымнарыннан» гыйбарәт. Эчке өлкә газ хәлендәге тышкы катлам, металл хәлендә булуы водород юка катламы белән капланган тау токымнары һәм боздан гыйбарәт кечкенә төш булып тора. Планетаның тышкы атмосфера тыныч һәм гаугасыз күренә, әмма җил тизлеге кайбер урыннарда 1800 км/сәг артып җитә, бу Юпитердагыннан шактый зуррак.

Сатурн күренеп тора торган боҗралар системасы ия була. Алар башлыча боз, тау токымнары һәм тузан бөртекләреннән гыйбарәт. Планета тирәсендә бүгенгесе көнгә мәгълүм булган 62 иярчен әйләнә. Алардан иң эресе — Титан Кояш системасының иярченнәреннән зурлыгы буенча икенче урында (Юпитерның Ганимедтан). Ул Меркурий планетасыннан зуррак һәм Кояш системассының иярченнәреннән бердән куе атмосфера ия була.

Тарих[үзгәртү]

Татар халкы, бөтен гарәп-мөселман мәдәнияте бер өлеше буларак, әүвәл планетаның Зөхәл (иске тат. زحل‎) гарәп исеме да кулланды[1], әмма хәзерге вакытта бу исем кулланмый.

Искәрмәләр[үзгәртү]

  1. Зөхәл — Сатурн (планета). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 142.